14 февраля исполнилось 201 год со дня рождения татарского просветителя, языковеда, писателя, историка, этнографа Каюма Насыйри. Он родился в семье муллы в селе Верхний Ширдан Свияжского уезда Казанской губернии.
Каюм Насыйри внес большой вклад в развитие различных областей гуманитарных наук, заложил основы современного татарского литературного языка.
По татарской лексикологии он издал следующие труды: «Лөгать китабы» (Полный русско-татарский словарь), 1892 год; «Ләһҗәи татари» (Толковый словарь татарской, арабской и персидской лексики), 1895 год; «Кавагыйде китабәт, ягъни тасниф вә имла кагыйдәләрен бәян кылучы бер яңа фәндер» (Правила письма или наука, излагающая правила письма), 1892 год; «Әнмүзәҗ. Лисанымызның сарыф вә нәхү кагыйдәләре» (Образец. Правила морфологии и синтаксиса нашего языка), 1895 год.
Фундаментальный труд первой татарской энциклопедии «Фаваких аль-джуласа» («Плоды собеседований» 1884г.), состоящий из 40 разделов, посвященных вопросам человеческого разума, науки, этики, языка, фольклора, литературы, музыки, стал большим событием в истории татар.
Большинство научных трудов Каюма Насыйри посвящены изучению истории татарского народа, истории России и пр.
В этнографических работах большое место занимает устное народное творчество: народные приметы, сказки, поговорки, песни, описание свадеб, похорон и других семейных обрядов, а также сведения о быте, национальной одежде, продуктах питания, народной медицине и др.
Под руководством К. Насыйри в 1871-1897 годах (1886, 1887, 1895) издается ежегодный «Казанский календарь». В нем, помимо календарной информации, представлено множество научных и литературных материалов.
Деятельность К.Насыйри была весьма разносторонней и плодотворной: он создал много произведений в области татарской литературы, был ее пропагандистом и переводчиком, активно собирал и изучал фольклор, писал учебники, занимался преподавательской деятельностью.
***
14нче февральдә татар мәгърифәтчесе, тел галиме, язучы, тарихчы, этнограф Каюм Насыйриның тууына 201 ел тулды. Ул элекке Казан губернасы Зөя өязе Югары Шырдан авылында укымышлы мулла гаиләсендә дөньяга килә.
К.Насыйри гуманитар фәннәрнең төрле өлкәләрен үстерүгә үзеннән зур өлеш кертә, хәзерге татар әдәби теленә нигез сала.
Татар лексикологиясе буенча – русча-татарча «Лөгать китабы» сүзлеге (1892), татар теленең беренче аңлатмалы сүзлеге «Ләһҗәи татари» (1–2 т., 1895–96); фонетика һәм грамматика буенча «Кавагыйд китабет, ягъни тасниф вә имлә кагыйдәләрен бәян кыйлучы бер яңа фәндер» (1892), «Әнмүзәҗ. Лисаныбызның сарыф вә нәху кагыйдәләре бәянында» (1895) хезмәтләрен яза.
Кеше акылына, фәнгә, этика, тел мәсьәләләренә, фольклор, әдәбият, музыкага һәм башкаларга багышланып, 40 бүлектән торган, асылда беренче татар энциклопедиясе «Фәвакиһелҗөләса фил-әдәбият» (1884) фундаменталь хезмәте татар тарихында зур яңалык була.
К.Насыйриның фәнни хезмәтләренең күбесе татар халкы тарихын, Россия һәм гомумхалык тарихын өйрәнүгә багышлана.
Этнографиягә караган хезмәтләрендә бик күп халык сынамышлары, әкиятләр, әйтемнәр, җырлар, туй, мәет озату һәм башка гаилә йолалары тасвиры, татар халкының матди мәдәниятен тәшкил итүче йорт-җир, кием-салым, азык-төлек, халык медицинасы турында мәгълүматлар зур урын ала.
К.Насыйри җитәкчелегендә 1871-1897нче елларда (1886, 1887, 1895 елларда туктатылып тора) ел саен «Казан календаре» басылып чыга. Анда, календарьларга хас мәгълүматтан тыш, күп кенә фәнни һәм әдәби материал да бирелә.
Каюм Насыйри – мәгърифәтче галим, татар фольклорының күп кенә жанрларында да эшләп, халыкның рухи байлыгын, акыл һәм күңел җәүһәрләрен барлап, бергә туплап, халыкның үзенә кайтару юлында хезмәт иткән.
Просмотров: 301


