Сегодня исполнилось 169 лет со дня рождения Галимджана Баруди / Бүген Галимҗан Барудиның тууына 169 ел

1_58Галимджан хазрат Галеев (Баруди) – выдающийся татарский религиозный деятель, просветитель, педагог. Он родился 17 февраля 1857 года в д. Малые Ковали Казанского уезда (ныне Высокогорского района РТ). Родом из купеческой семьи.

Учился в казанском медресе «Касимия» («Апанаевское»), где преподавали знаменитые в то время ученые-теологи. Изучил основы веры, сделал первые шаги в постижении арабской, тюркской и персидской культур. С целью получения высшего теологического образования отправляется в 1875 году на учебу в Бухару.

Вернувшись в Казань, стал основателем медресе «Мухаммадия», имам-хатибом 5-й соборной (ныне Галеевской) мечети (1882-1917).

С 1891 года в медресе «Мухаммадия» стала применятся новометодная система обучения. Наряду с преподаванием традиционных богословских стали преподаваться светские предметы, что приблизило программу медресе к учебным заведениям европейского уровня. За неимением специальной литературы Г.Баруди сам пишет ряд учебников, многие из которых впоследствии стали классическими образцами учебных пособий для магометанских школ. Это первая на турецком языке новометодная азбука «Савадхан» (1891), учебники по арифметике «Нэмунэи хисап» (1891), арабскому языку «Хосул-эл-ирэб…»(1892), «Хоси-эл-мэшрэб…» (1891), татарско-арабско-персидский словарь «Погатэ солес» (1893) и многие другие. Г.Баруди часто приглашал в свое учебное заведение видных представителей науки и культуры, на таких вечерах бывал и Габдулла Тукай. Не будет преувеличением сказать, что в стенах медресе получил великолепное образование цвет татарской интеллигенции.

Г.Баруди на 3-м Всероссийском мусульманском съезде в Нижнем Новгороде (август 1906) был избран членом президиума, председателем комиссии по реорганизации органов духовного управления мусульман. Член ЦК партии «Иттифак-аль-муслимин» («Союз мусульман»). В 1906-1917 – главный редактор журнала «Религия и нравственность». В 1907 за противоправительственную деятельность и панисламистскую пропаганду Г.Баруди был арестован и в 1908 выслан в Вологодскую губернию. После ссылки жил за границей, посетил Берлин, Стамбул, Каир, Мекку и др.

После Февральской революции 1917 г. на 1-м Всероссийском съезде мусульман в Москве Г.Баруди был избран муфтием, впервые в истории России победившим на свободных выборах (до революции муфтий назначался правительством). Возглавил ведомство духовных дел Центрального духовного управления мусульман Внутренней России и Сибири (Милли Идаре). Выступал за культурно-национальную автономию мусульман Внутренней России и Сибири, за отделение религии от государства.

После запрещения деятельности национальных общественных организаций был арестован, затем освобожден и продолжал выполнять обязанности муфтия Оренбургского магометанского духовного собрания.

1920 году, твердо веря в грядущее торжество разума, Г.Баруди подарил молодой Татарской республике самое большое свое богатство – личную библиотеку, насчитывающую 4288 томов, которую начал собирать еще в середине XIX века его отец. В дальнейшем она составила основу восточного фонда Научной библиотеки КГУ. Современники отмечали у Баруди талант академического ученого, обладающего чувством высокого гражданского долга.

Скончался он в 1921 г. в Москве, куда приехал, чтобы обсудить в правительстве чрезвычайные меры по оказанию помощи голодающим Поволжья.

dumrt.ru

***

Мәшһүр дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, күренекле педагог, Үзәк Диния нәзарәтенең мөфтие Галимҗан Мөхәммәтҗан улы Баруди (Галиев) 1857нче елның 17нче февралендә Казан өязенең Кече Кавал авылында (хәзерге Татарстанның Биектау районында) сәүдәгәр гаиләсендә туа. 1860нчы елда гаилә Казанга күчеп килә. Мөхәммәтҗан Галиев ихласлы һәм укымышлы кеше буларак, үз балаларына тиешле белемнәрне бирер өчен малын һәм көчен кызганмый. 1862нче елда Галимҗанны Апанай мәдрәсәсенә укырга бирәләр. Бу мәдрәсә XVIII гасырның 70нче елларында барлыкка килә һәм Апанай мәчете белән берлектә эшли. Үз чорында бик көчле мәдрәсәләрдән санала. Биредә ул Саләхетдин хәзрәт Исхаковта белем ала, мөстәкыйль рәвештә күп китаплар укый. Тырышлыгы, сәләте зур булу сәбәпле, 1871нче елда башлангыч сыйныфларда дәресләр бирә башлый. 1875нче елда белемен күтәрү өчен 18 яшьлек Галимҗан Урта Азиягә юл тота. Анда җиде ел укып, дини һәм дөньяви фәннәрне үзләштерә.

1882нче елның 15нче июнендә яшь галим Казанга күп китаплар һәм кулъязмалар белән кайта. Бу йөкнең авырлыгы якынча 650 кг, бәясе 5-6 мең була. Галимҗан Баруди гомер буе китап җыю белән шөгыльләнә. 1920нче елда Галимҗан Баруди үзенең уникаль китапханәсен дәүләткә тапшыра. Бу байлык хәзерге көндә Казан (Идел буе) федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә саклана.

1882нче елның 28нче октябрендә Галимҗан хәзрәт Иске татар бистәсенең бишенче җәмигъ мәчетенең (хәзерге Тукай урамындагы Галиев мәчете) имамы итеп билгеләнә. Мәчеттә дәресләр бирә. Тиздән Галимҗан хәзрәтнең үз мәдрәсәсендә белем бирү мөмкинлеге барлыкка килә. 1882нче елда әтисе тарафыннан мәдрәсәнең бер катлы бинасы төзелә. Әлеге мәдрәсәдә Галимҗан Баруди 1883нче елда беренче дәресләр бирә башлый. Бу мәдрәсә аңа нигез салган Мөхәммәтҗан исеменә нисбәт ителеп «Мөхәммәдия» исемен ала. Шәкертләрнең саны елдан-ел арта бара. Шуңа күрә Мөхәммәтҗан Галиев танылган татар сәүдәгәрләре Әхмәтҗан Сәйдәшев һәм Габдулла Үтәмишев белән мәдрәсәне зурайталар. 1886нчы елда мәдрәсә бинасының өченче каты салына. Мәдрәсәнең даны киң тарала.

1886нчы елда Галимҗан Баруди изге Мәккә шәһәренә хаҗ кылырга бара. Бу сәфәрдә ул Истанбулны, Мисырны зиярәт итә, галимнәр белән очраша, белемнәрен арттыра.

Казанга кайткач, Галимҗан хәзрәт иске иҗек ысулын аваз ысулына алыштыра, уку-укыту программасын камилләштерә, яңа дәреслекләр, китаплар яза. Галимҗан Барудиның беренче китабы «Гильм әт-тәүхид» («Аллаһның берлеге турында гыйлем») 1890нчы елда басыла. 1891нче елда яңа ысул белән укыту өчен «Сәвадхан» («Гыйлем иясе») исемле әлифба төзи. Бу китап яңа ысул белән төркичә язылган беренче әлифба булып санала һәм 1891–1915нче елларда унике тапкыр басыла. Шул ук елда аның арифметика буенча «Нәмунәи хисаб», ислам нигезләре буенча «Китаб әс-салават» («Догалар китабы»), «Бәдә әл-мәгариф» («Белемнәрнең нигезе»), «Сад пәнд» («Йөз нәсыйхәт») дигән хезмәтләре дөнья күрә.

1901нче елда Галимҗан Барудиның зур абруен искә алып, Габдулла Үтәмишев, Әхмәд Хөсәинов һәм башка татар байларының ярдәме белән мәдрсәснең өч катлы таш бинасы салына (хәзерге Тукай урамы, 34а). Мәдрәсә заманча җиһазландырыла, шәкертләр өчен барлык шартлар тудырыла. Мәдрәсәнең ишегалдында ашханә, авырулар өчен хастаханә, итек-читек, кәвеш төзәтү, агач эше, китап төпләү остаханәләре булдырыла.

1906–1908, 1913–1917нче елларда Галимҗан Баруди татар телендә «Әд-дин вәл-әдәп» исемле фәнни һәм дини журнал чыгара.

1908нче елда Галимҗан хәзрәтне панисламизмда гаепләп, ике елга Вологда губернасына сөргенгә җибәрәләр. Анда 4 ай яшәп, Эчке эшләр министрлыгыннан чыгу өчен рөхсәт ала. Чит илләргә сәяхәт кылып, Вена, Будапешт, Истанбул, Димәшкъ, Бәйрут кебек шәһәрләрдә булып кайта.

Галимҗан Баруди сөргендә булган вакытта, энесе Габдрахман хәзрәтнең ярдәме белән «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе эшен дәвам итә. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең даны бөтен Россия мөселманнары арасында тарала. Биредә татар яшьләре генә түгел, башкорт, казакъ, кыргыз, кумык һ. б. төрки халык вәкилләре дә гыйлем алырга омтыла. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе 1918нче елга кадәр эшләгән.

Галимҗан хәзрәт Баруди Русия мөселманнарының сәяси тормышында да актив катнаша. Ул 1906нчы елның гыйнвар һәм август айларында узган Русия мөселманнарының 2нче һәм 3нче корылтайлары эшендә катнаша. «Иттифак әл-мөслимин» мөселман фиркасе Үзәк комитетының әгъзасы итеп сайлана.

1917нче елның май аенда Мәскәүдә I Бөтенрусия мөселман корылтае уза. Күпчелек тавыш белән Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте мөфтие итеп Галимҗан Баруди сайлана. Әмма Галимҗан хәзрәт үзе бу турыда Чимкент шәһәрендә булганда белә.

Казанга кайткач, Галимҗан Баруди мөфти вазыйфасы турында туганнары һәм якын кардәшләре белән киңәшә, аларның фикерләрен тыңлап, бу җаваплы вазыйфаны алырга риза була.

Галимҗан хәзрәт мөфти буларак күп хезмәтләр башкара, халыкка армый-талмый хезмәт итә, үлеме дә изге юлда йөргәндә була. Мөфти хәзрәтләре 1921нче елның 6нчы декабрендә Мәскәү каласында ачларга ярдәм күрсәтү эшләре белән командировкага барган чакта вафат була. Аны Казанга кайтаралар һәм Яңа татар бистәсе зиратында дәфен кылалар.

dumrt.ru

Просмотров: 355

Комментирование запрещено