Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе рәисе, икътисад фәннәре докторы, Самара дәүләт социаль-педагогик университеты профессоры, «Самар татарлары» медиа-проектларын оештыручы Ильяс Гомәр улы ШӘКҮРОВка!

d558700d2e7f2e14851eb2544e1e07aeХөрмәтле Ильяс әфәнде!

Сезне туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз.

Сез — тынгысыз җанлы, якты идеяләр белән янып яшәүче шәхес. Халкыбызның тарихи һәм мәдәни мирасын үстерүгә өлеш кертүне үзегезнең бурычыгыз, дип саныйсыз.  Тырышлыгыгыз  белән күп яңа һәм мөһим проектлар тормышка ашырылып тора. Оештыру таланты, энергия, һәрвакыт алга үсеш, яңача эш алымнары эзләү – бу Сезгә хас сыйфатлар. Сезнең кебек зыялы, дәрәҗәле, милләтебез язмышын кайгыртып, зур-зур чаралар уздыручы әйдаманыбыз булуына без һәрвакыт куанып, киләчәккә якты өмет һәм ышаныч белән яшибез.

Самар татарларының телен, мәдәниятен, рухи мирасын саклап калу һәм үстерү эшендә куйган хезмәтегез өчен тирән рәхмәтләребезне белдереп, корычтай исәнлек, гаилә бәхете, бәрәкәтле һәм уңышлы озын гомер телибез. Халкыбызга хезмәт итү юлында Аллаһы Тәгалә Сезгә фикер киңлеге, зиһен байлыгы биреп,  бар булган изге ниятләрегезне, зур-зур проектларыгызны тормышка ашырырга насыйп итсен иде. Сезнең хезмәтегезнең уңышын һәм уңай нәтиҗәләрен күреп, аларга шатланып яшәргә насыйп булсын иде. Сезне аңлаучы, ярдәм итәргә әзер торган дусларыгыз, фикердәшләрегез һәрвакыт артып торсыннар иде, дигән теләктә калабыз.

Алга таба да татар халкы үсеше бәрабәренә багышланган күркәм хезмәтегездә зур уңышларга ирешүегезне телибез. Кылган игелекле гамәлләрегез үзегезгә имин һәм бәхетле озын гомер булып кире кайтсын.  Без Сезне бик хөрмәт итәбез, яратабыз, Сезнең белән горурланабыз!

Самар  өлкә «Туган тел»  татар җәмгыяте, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе әгъзалары, «Самар татарлары» дип аталган медиа-проектларының редакция хезмәткәрләре.

* * *

20260221_154815_edit_190720266319855

* * *

Хөрмәтле Ильяс әфәнде!

Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбриклибез! 

Сез — булдыклы ир-егет, халкыбызның милләтпәрвәр улы. Татар халкының милли үзаңын уяту, биниһая бай мәдәниятен, гаҗәеп данлы тарихын, искиткеч гүзәл һәм аһәңле телен саклап калып, киләсе буыннарга тапшыру өлкәсендәге хезмәтегез иң зур ихтирамга һәм рәхмәткә лаек! 

Самар өлкәсе татарлары алдында күрсәткән хезмәтләрегезне югары бәялибез. Зур бүләгебез — хөрмәтебез.

Аллаһы Тәгалә Сезгә корычтай нык исәнлек-саулык, гаилә сәгадәте, ак бәхетләр, гыйбадәтле гомер насыйп итсен иде. Хәерле хезмәт, күпкырлы эшчәнлегездә уңышлар юлдаш булсын. 

Өлкә һәм шәһәр татар милли-мәдәни мохтариятләре әгъзалары.

«Болгар» никах агентлыгына нигез салучы Лилия Касыйм кызы ВАККАЗОВАга!

img-20200224-wa0009-696x9281Хөрмәтле Лилия ханым!

Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклим.

Мөселман-татар халкы үсешенә керткән фидакарь хезмәтегезнең әҗерен күрергә насыйп булсын. Эшләрегез уң булсын, Аллаһы Тәгалә сезне сәламәтлектән аермасын. Якыннарыгызның хөрмәтен һәм мәхәббәтен һәрвакыт тоеп яшәгез.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.