В Казани пройдет всемирный форум родного языка «Туган тел» / Казанда Бөтендөнья «Туган тел» җыены узачак

eblema15-17 апреля  в Казани пройдёт  Всемирный форум родного языка “Туган тел”. Одно из крупнейших мероприятий, направленных на создание условий для сохранения, изучения и развития татарского языка в Республике Татарстан, а также за рубежом, в регионах России.

В этом году форум соберёт более 800 участников. Среди них учителя татарского языка и литературы, школьные директора, воспитатели детских садов, методисты отделов образования из 28 регионов Российской Федерации и образовательных организаций Республики Татарстан, а также преподаватели мусульманских духовных учебных заведений.

Форум проводится  Всемирным конгрессом татар при поддержке  Министерства образования и науки Республики Татарстан.

Программа форума:

 

15 апреля (среда)

Форум откроется регистрацией участников в ГТРК «Корстон».Делегаты возложат цветы к памятникам великих татарских поэтов Г.Тукая и М.Джалиля, также по программе планируется экскурсия  по музеям Г.Тукая И М.Джалиля.

В Академии наук РТ состоится торжественное открытие форума, здесь же запланирован научно-методический семинар, посвященный 140-летию со дня рождения Г.Тукая.

В  ГТРК «Корстон» делегаты примут участие в акции «Татарча диктант».

 

16 апреля  (четверг)

 

ГТРК «Корстон состоится торжественное закрытие XIII Международной олимпиады по татарскому языку.

Далее по программе планируется работа дискуссионно – методических площадок.

Вечером делегатов ждет культурна программа.

 

17 апреля  (пятница)

 

Главным событием станет пленарное заседание Всемирного форума «Туган тел». Перед заседанием гости ознакомятся с выставкой «Инновационные проекты и подходы в изучении татарского языка»

 

tatar-congress.org

***

Казанда  15-17 апрель көннәрендә Бөтендөнья «Туган тел»  җыены узачак. Татарстан Республикасында, шулай ук чит  илләрдә, Россия төбәкләрендә  татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән иң зур чараларның берсе.

Быел җыенга 800дән артык катнашучы  җыелачак. Алар арасында Россия Федерациясенең 28 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасының мәгариф оешмаларыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп директорлары, балалар бакчалары тәрбиячеләре, мәгариф бүлекләре методистлары, шулай ук мөселман дини уку йортлары укытучылары бар.

Җыен Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы  белән берлектә оештырыла.

Җыенның программасы:

15 апрель  (чәршәмбе)

Җыен «Корстон» кунакханәсендә  катнашучыларны теркәү белән ачылачак. Делегатлар бөек татар шагыйрьләре Г.Тукай һәм М. Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр салачаклар, шулай ук программа буенча Г. Тукай һәм М. Җәлил музейлары буйлап экскурсия планлаштырыла.

ТР Фәннәр Академиясендә җыенны ачу тантанасы булачак, биредә Г.Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган фәнни-методик семинар планлаштырылган.

«Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында делегатлар «Татарча диктант» акциясендә катнашачак.

16 апрель  (пәнҗешәмбе)

“Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында татар теленнән XIII Халыкара олимпиаданы ябу тантанасы узачак.

Программа буенча дискуссион – методик мәйданчыклар эше планлаштырыла.

Кич делегатларны мәдәни программа көтә.

17 апрель (җомга)

Дөньякүләм «Туган тел» җыенының  төп вакыйгасы булып пленар утырыш булачак. Утырыш алдыннан кунаклар «Татар телен өйрәнүдә инновацион проектлар һәм алымнар» күргәзмәсе белән таныша алачаклар.

tatar-congress.org

Просмотров: 379

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>