В Академии наук Республики Татарстан состоялось официальное открытие Всемирного форума родного языка “Туган тел”.
Приветствие делегатов началось с выступления поэта, начальника отдела ВКТ по работе с татарскими СМИ в регионах России Булата Ибрагимова.
Далее руководитель Исполнительного комитета Всемирного конгресса татар Данис Шакиров поприветствовал участников от имени заместителя Премьер-министра Республики Татарстан, председателя Национального совета Всемирного конгресса татар Василя Шайхразиева. В своем выступлении Данис Шакиров отметил важность обучения детей татарскому языку и поблагодарил участников форума за старания на этом пути. Он отметил, что воспитатели и учителя татарского языка – главная опора в процессе развития татарского языка и культуры.
Также участников форума приветствовала заместитель министра образования и науки РТ Минзалия Закирова. Она поблагодарила всех делегатов и ознакомила их с рабочей программой форума.
Во время открытия состоялось награждение лучших учителей татарского языка и воспитателей медалями ВКТ «За выдающийся вклад в развитие татарского народа», почетными грамотами Министерства образования и науки Республики Татарстан и почетными нагрудными знаками «За достижения в области образования», «Почетный наставник», «За сохранение и развитие языков, культуры, традиций» Министерства образования и науки Республики Татарстан. Награды получили более 40 участников форума.
Началась работа научно-методический семинар, посвященный 140-летию со дня рождения Г.Тукая.
***
Кичә Татарстан Фәннәр академиясендә Бөтендөнья «Туган тел» җыенының рәсми ачылышы узды.
Җыенны ачу тантанасында Бөтендөнья татар конгрессының Россия регионнарындагы татар массакүләм чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Булат Ибраһимов шигырь сөйләп башлап җибәрде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән делегатларны сәламләде.
Чарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова да катнашып, чыгыш ясады. Чыгышларда укытучыларга карата рәхмәт сүзләре яңгырады. Бу көнне мөгаллимнәр мәгариф өлкәсендәге фидакарь хезмәтләре өчен бүләкләнделәр. Аларга Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медальләре, Рәхмәт хатлары, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамоталары, «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары» өчен күкрәк билгеләре, «Мактаулы остаз» билгеләре, «Телләрне, мәдәният, традицияләрне саклаган һәм үстергән өчен» күкрәк билгеләре тапшырылды.
Җыелышта Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм Татарстан Республикасының мәгариф оешмаларыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп директорлары, балалар бакчалары тәрбиячеләре, мәгариф бүлекләре методистлары, шулай ук мөселман дини уку йортлары укытучылары катнашты.
Ачылыштан соң Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан фәнни-методик семинар да башланды.
Просмотров: 438


