«Шүрәле» фильмын Мәскәү кинофестивале конкурсында күрсәтәчәкләр

shurale_250421_tarelka_016-620x3307 майда режиссер Алинә Насыйбуллинаның «Шүрәле» дебют фильмы прокатка чыга, дип хәбәр итә «Вольга» кинопрокат компаниясе. Төп рольләрне ул үзе һәм Максим Матвеев башкарган.

Хәбәргә караганда, картинаның сюжеты татар фольклоры белән бәйле.

Фильмның премьерасы 48нче Мәскәү халыкара кинофестиваленең «Рус премьералары» конкурсы кысаларында узачак.

Фильмда Рузил МиңнекәевСергей ГилевХаскиРоман МихайловГеннадий БлиновЕвгений Сангаджиев һәм башка актерлар төшкән.

Картинаны Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Татарстан локацияләрендә төшергәннәр.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 372

Комментирование запрещено