Дни национального кино пройдут в Татарстане к 140-летию Габдуллы Тукая / Татарстанда Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Милли кино көннәре акциясе уза

334cfb9e37f770fbcaa473f6532af696К 140-летию татарского поэта Габдуллы Тукая в Татарстане с 23 по 26 апреля пройдут Дни национального кино (Милли кино көннәре).

«Татаркино» проведет показы анимационных, документальных и художественных фильмов, творческие встречи и мастер-классы в Елабуге (23 апреля, Иллюзион), Альметьевске (24 апреля, ОЦ Алмет), Набережных Челнах (25 апреля, Татарский драматический театр имени Аяза Гилязова) и Казани (26 апреля, Театр им. Г. Камала).

В рамках акции будут представлены подборка анимационных фильмов по мотивам татарских сказок, документальные фильмы «Сосна чабатасы» и «Казанский шов», художественный фильм «Гора влюбленных» и предпремьерный показ фильма «Шурале» Алины Насибуллиной.

«Шурале» — полнометражный режиссерский дебют Насибуллиной. Мистический фильм, основанный на легенде о жутком духе леса, собрал на одной площадке звездный актерский состав: Рузиль МинекаевСергей ГилевДмитрий Кузнецов (Хаски), Роман Михайлов и другие.

Картина Салавата Юзеева «Гора влюбленных», снятая по мотивам одноименного произведения Ильдара Юзеева, объединяет в себе роуд-муви, личную и социальную драму. Это история любви юной пары Саида и Ясмины, которые поклялись друг другу в вечной любви, но судьба на долгие годы разъединила их. Картину представит сценарист и режиссер Салават Юзеев. Премьера «Горы влюбленных» состоялась в рамках конкурсной программы XX Казанского международного кинофестиваля «Алтын минбар», где фильм одержал победу в номинациях «Лучший режиссер» и «Лучший сценарист». Картина также получила приз на кинофестивалях «Евразия» (Алматы) и «Чыпчаал» (Якутия).

Фильм «Казанский шов» сняли режиссер Бай Хайруллин и основательница школы татарских ремесел «Qul eşe», продюсер Мира Рахмат. В картине собраны интервью с хранителями ремесленных традиций и молодыми специалистами из Татарстана и других регионов. «Казанский шов» – это особенная технология шитья кожаных изделий: соединение узорно выкроенных деталей кожи встык вручную. Именно так шьются татарские кожаные сапоги – ичиги, на протяжении веков являющиеся одним из главных проявлений татарской моды.

Режиссер документального фильма «Сосна чабатасы» Радиф Кашапов расскажет о танце, который известен по всему Татарстану. Зрители также смогут принять участие в мастер-классах по анимации от Гульнары Низамиевой, по казанскому шву от бюро татарских ремесел «Qul eşe», по татарской народной пляске от Алсу Магсумзяновой.

Полное расписание сеансов доступно на сайте Дней национального кино.

tatar-inform.ru

***

Татарстанда 23-26 апрель көннәрендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Милли кино көннәре акциясе узачак. Бу хакта millikino.ru сайты хәбәр итә.

«Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе 23 апрельдә Алабугада (Иллюзион), 24 апрельдә Әлмәттә («Алмет» үзәге), 25 апрельдә Чаллыда (Аяз Гыйләҗев исемендәге татар драма театры) һәм 26 апрельдә Казанда (Камал театры) Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан анимацион, документаль һәм нәфис фильмнар күрсәтәчәк, иҗади очрашулар һәм остаханәләр уздырачак.

Акция кысаларында татар әкиятләре мотивлары буенча анимацион фильмнар, «Сосна чабатасы» һәм «Казан җөе» документаль фильмнары, «Гашыйклар тавы» нәфис фильмы һәм «Шүрәле» фильмының премьера алды күрсәтүләре тәкъдим ителәчәк.

Режиссер Алинә Насыйбуллина үзенең беренче тулы метражлы картинасын — Габдулла Тукай әсәре буенча урманның куркыныч иясе турындагы риваятькә нигезләнгән «Шүрәле» фильмын тәкъдим итә. Мистик картинада Рузил МиңнекәевСергей ГилевХаскиРоман МихайловГеннадий БлиновЕвгений Сангаджиев һәм башка артистлар төшкән. Фильмны төшерү өчен Татарстан, Мәскәү шәһәре һәм өлкәсендәге матур урыннар сайланган.

«Гашыйклар тавы» картинасы — Илдар Юзеевның шул исемдәге әсәре нигезендә төшерелгән шәхси һәм социаль драманы берләштергән роуд-муви. Бу — яшь парлар Сәет белән Ясминәнең мәхәббәт тарихы, алар үзләре өчен символик мәгънәгә ия булган тау башында бер-берләрен мәңге яратачаклары турында ант итә, ләкин язмыш аларны озак елларга аера. Фильмны режиссер, сценарист, язучы, драматург Салават Юзеев тәкъдим итәчәк. Картинаның премьерасы XX «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестиваленең конкурс программасы кысаларында узды, анда ул «Иң яхшы режиссер» һәм «Иң яхшы сценарист» номинацияләрендә җиңде. Фильм Алма-Ата шәһәрендә XVII Халыкара «Евразия» кинофестивалендә иң яхшы хатын-кыз роле өчен приз алды. «Гашыйклар тавы» «Чыпчаал» IV милли профессиональ кино премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында (Саха-Якутия Республикасы)Россиянең иң яхшы төбәк милли фильмы дип игълан ителде.

«Казан җөе» документаль фильмының авторлары — режиссер Бай Хәйруллин һәм «Qul eşe» татар һөнәрләре мәктәбенә нигез салучы, продюсер Мира Рахмат. Картинада һөнәрчелек традицияләрен саклаучылар, Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән килгән яшь белгечләр белән әңгәмәләр тупланган. «Казан җөе» — күн эшләнмәләре тегүнең үзенчәлекле технологиясе — бизәкле тире детальләрен кул белән тоташтыру турында. Татар модасының төп күренешләренең берсе булган татар күн итекләре — читекләр нәкъ шулай тегелә.

«Сосна чабатасы» документаль фильмының режиссеры Рәдиф Кашапов Татарстанда танылган бию турында сөйли. Режиссер халык биюе үсешенең өч этабын күрсәтә. Фильмда аны авылда һәм сәхнәдә башкаралар.

Тамашачылар шулай ук Гөлнара Низамиевадан - анимация, «qul eşe» татар һөнәрләре бюросыннан — Казан чигүе, Алсу Мәгъсумҗановадан татар халык биюе буенча остаханәләрдә катнаша алачак.

Сенсларның тулы расписаниесе белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: https://millikino.ru/

tatar-inform.tatar

Просмотров: 367

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>