Камышлы төбәге мәхәлләләренең киңәшмә-җыелышы узды

pUDTR6Mq5mh00XpopkIu4S_p3G4M4K-KBv1SOFAAUc9M_46tminMnJV7ue_PZTishD9opLuNG_EM6nOCSVnWaT4DИске Ярмәк авылы мәчетендә Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнары имамнары һәм мөәзиннәре җыелышы үтте. Көн тәртибенә киләсе Корбан бәйрәмен үткәрү, авылдагы каберстаннарның хәле һәм җәйге чорда кичке намаз вакытларын билгеләү кертелде.

Җыелышта мәхәллә мәчетләрен ышанычлы дини әдәбият белән тәэмин итү өчен уртак фонд булдыру тәкъдиме каралды. Шулай ук урыннардагы оештыру мәсьәләләре һәм бердәм гамәлләр турында фикер алышынды.

Очрашу ахырында катнашкан имамнарга һәм мөәзиннәргә Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең печате һәм имзасы белән расланган шәһәдәтнамәләр һәм таныклыклар тапшырылды.

Иншә Аллаһ, киләчәктә дә дини йолаларны бертөрле итеп алып бару, барлык мәхәлләләрдә ышанычлы дини китаплар булдыру турында уртак килешү төзелде, һәм җыелыш шуның белән тәмамланды.

pUDTR6Mq5mh00XpopkIu4S_p3G4M4K-KBv1SOFAAUc9M_46tminMnJV7ue_PZTishD9opLuNG_EM6nOCSVnWaT4D

Иске Ярмәк авылы имамы  Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМ.

Камышлы районы.

Просмотров: 482

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>