9 май — Бөек Җиңү бәйрәме белән!

9 мая на сайт

Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре!

Сезне ихлас күңелдән Бөек Җиңү көне уңаеннан тәбриклим.

Фашизмның кара хәрәкәтенә каршы торып, илебезне азат иткән һәм килер буыннарга бәйсезлек бүләк иткән батырларның каһарманлыгын һәрчак искә алырбыз. Тылда хезмәт итеп, җиңүгә зур өлеш керткән һәркемнең хезмәте онытылмас. Шулай ук сугыштан соң җимерекләрдән илне торгызуда катнашканнарга олы рәхмәтебезне белдерәбез. Сез барыгыз да – Җиңүчеләр буыны.

9 Май һәрвакыт авыр чакларда халыкның  нинди газаплар күрүен искәртеп торачак. Бу изге бәйрәмдә югалтулар кайгысы һәм Бөек Җиңү шатлыгы бергә берләшкән. Аның  тирән мәгънәсен, чын патриотик рухын саклап калу — барыбызның бурычы, изге вазыйфабыз! 

Илебез азатлыгы өчен көрәшеп һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлләрдән чәчәкләр өзелмәсен, алар халык күңелендә мәңге саклансын. Батырлар даны мәңгелек!

Илебез тыныч, күкләребез аяз, көннәребез имин, киләчәк бәхетле булсын!

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

 

Просмотров: 1589

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>