Фирдүс Тямаев федераль каналда татарча җырлаган

55424372927184cd5a33335940802779Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев «Россия 1» каналында Андрей Малаховның «Песни от всей души» шоуында катнашкан. Бу хакта артист социаль челтәрләрдәге битендә сөйләгән. Тапшыру төшерелгән, ә эфирга чыгу көне соңрак билгеле булачак, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Тапшыруны төшерү вакыты алты сәгатькә якын дәвам иткән. Тапшыруны төшергәннән соң ук артист командасы кире Казанга кайтып киткән.

«Без үз җырларыбызны җырлауга ирештек. «Сандугач»ны русча һәм татарча җырладык, шулай ук «Алдама»ның бер куплетын җырладык. Баянга «Тала-тала» җырын җырлыйсы килсә дә, вакыт җитмәде. Аның каравы «Калинка» яңгырады. Барысы да матур үтте, без бүләкләр тапшырдык. Барыгызга да рәхмәт», — дип сөйләгән Тямаев.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 383

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>