Самара өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте, өлкәбезнең матбугаты исеменнән без «Шәһри Казан» газетасы мөхәррире Радик Рәшит улы Сабировның кинәт йөрәк туктау сәбәпле вафат булуына тирән кайгы уртаклашуыбызны белдерәбез.
Радик әфәнде Самарага күп мәртәбәләр килеп, «Бердәмлек» газетасының, «Самар татарлары» журналының һәм сайтының юбилейларында актив катнашып, татар матбугатын үстерүгә зур өлеш керткән иде. Аның вафаты — татар җәмәгатьчелеге һәм матбугат өчен зур югалту.
Гаиләсенә, якыннарына һәм хезмәттәшләренә ихлас сабырлык телибез. Аллаһы Тәгалә мәрхүмнең рухына рәхмәт кылсын, урыны җәннәттә булсын.
Ильяс Гомәр улы Шәкүров, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.
Просмотров: 147



Добавить комментарий