Кадерле улыбыз, тормыш иптәшем, әтием, туганыбыз!
Табигатьнең иң матур чорына туры килгән истәлекле вакыйгаң — юбилеең белән кайнар тәбрик итеп, сиңа нык сәламәтлек, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, гомерең бәхетле булсын. Сагыш-борчулар читләп үтсен, Аллаһы Тәгалә чиксез шатлыклар насыйп итсен.
Ал син бездән тәбрик сүзен,
Шушы булсын бездән бүләкләр,
Тыныч тормыш, саулык, озын гомер
Сиңа бүген бездән теләкләр.
Иң изге һәм матур теләкләр белән әниең Хәлифә, тормыш иптәшең Равилә, кызың Камилә, бертуганың Рафаил гаиләсе белән, Илдар һәм Ильяс Шәкүровлар гаиләләре белән, Сафиннар, Галиевлар.
Просмотров: 2032



Добавить комментарий