Самара өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклим, иң изге теләкләремне юллыйм.
Сезнең татар җәмәгатьчелеге үсешенә керткән өлешегез зур. Милли оешманың беренче җитәкчесе буларак, халкыбызның рухи байлыгын үстерүдә катнаштыгыз, яшь буынга гореф-гадәтләрне сакларга ярдәм иттегез. Сезнең тырышлыгыгыз һәм җан атуыгыз һәрвакыт безнең өчен маяк булып тора.
Ныклы сәламәтлек, иминлек, хәерле озын гомер һәм якты киләчәк теләп калабыз!
Ихтирам белән,
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.
Просмотров: 236




Добавить комментарий