Өлкә буйлап туйлар гөрли!

JmLw9DRX0F-q5Q-vg77GZbosqTbGfbwOKSsqVjgQASnaXtJOuq86cTMBbPJoNuo8zojLKpuLKpmnYvBfMTLewu2iЕл саен көзнең иң матур вакытында – әбиләр чуагы башланган көннәрдә Самара өлкәсендә яшәүче халыклар дуслыгы көне билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле датаны бәйрәм итү программасы һәрчак күпсанлы масштаблы чараларны үз эченә ала. Ә менә Милли туйлар фестивале алар арасында аеруча мөһим булып тора сыман. Бу – буыннарны, төрле мәдәниятләрне һәм гореф-гадәтләрне берләштерүче, гаиләнең әһәмиятен ассызыклаучы чара, тере тарих бәйрәме!

Президент Владимир Путин 2026 елны Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан итте. Һәм чыннан да, илебезнең көче — аның күпмилләтлелегендә бит.

Быел 16 нчы тапкыр узган Милли туйлар фестивале губернада этномәдәни гореф–гадәтләрнең күптөрлелеген һәм карашларның бердәмлеген, гаилә кыйммәтләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәтне күрсәтә.

12 сентябрьдә үткән тантананың игътибар үзәгендә 47 — 55 ел бергә гомер итүче җиде пар булды. Алар рус, татар, башкорт, казах, чуваш, мордва мәдәниятен тәкъдим иттеләр. Ә Сергей һәм Гүзәлия Немич Самара казаклары һәм татар традицияләрен саклап килүче катнаш гаилә үрнәге иде.

Фестиваль кысаларында өлкәнең ЗАГС бүлекләрендә барлыгы 200гә якын яшь пар язылышкан. Алар арасында Әминә һәм Илнур Мөбарәкшиннар да бар. Самара кызы белән Татарстан Республикасының Түбән Кама шәһәре егете 6 ел таныш икән инде. Илнур — теш табибы булып эшли, ул – хирург-ортопед, ә Әминә әлегә медицина университетының дүртенче курсында белем ала.

“Бер-берегез белән ничек табыштыгыз?” — дигән сорауга яшьләр бертавыштан: “Язмыш шулай кушкандыр инде”, — дип елмайдылар. “Гаилә сезнең өчен нәрсә ул?” — дигәч, Илнур шунда ук: “Гаилә – бәхет, ярдәмләшү, үзара аңлашу”, — дип җавап бирде. Ә Әминә өчен гаилә – ул һәрвакытта да сөйгәнең янына ашкыну, ару-талуга, үпкәләүләргә карамастан, яраткан кешеңне һәрвакыт күрәсең килү икән.

Егет белән кыз никахларының нәкъ менә 12 сентябрьдә теркәлүен махсус сайлаганнар. Әминәнең татар кызларына гына хас булган тыйнаклыгы, табигый чибәрлеге, зәвыклы, озын җиңле туй күлмәге аны башкалардан бик отышлы аерып тора иде. Гомерегез бәхетле булсын, Илнур һәм Әминә!

Ә инде тормышның әчесен-төчесен бергәләп татыган, авырлыкларны да, шатлыкларны да бүлешкән, инде күптән бер-берсен сынашкан парлар арасында татар мәдәниятен Похвистнево районының Мәчәләй авылын-нан Байбековлар гаиләсе тәкъдим итте. Алар 50 ел бергә матур гомер кичерәләр.

Хәбибулла Әхмәдулла улы һәм Фәридә Фәйзрахман кызы 1975 елда авыл клубында танышалар һәм шунда ук араларында ниндидер чаткы барлыкка килүен сизеп алалар. Шул ук кичне Хәбибулла Фәридәне өенә озата бара, ә бер елдан соң яшьләр өйләнешәләр һәм менә инде ничәмә еллар ихлас мәхәббәтләрен саклап, бер-берсен хөрмәт итеп, кадерләп яшиләр. Байбековлар ике бала тәрбияләп үстергәннәр, бүген алар — ике оныклары өчен яраткан әби белән бабай.

Хәбибулла әфәнде – нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре. Ә Фәридә ханым Россия Федерациясенең “Хезмәт ветераны” исеменә ия, “2002 елгы Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдәге казанышлары өчен” медале белән бүләкләнгән.

Мәкаләне тулысынча газетабызның 19нчы сентябрь санында укыгыз.

JmLw9DRX0F-q5Q-vg77GZbosqTbGfbwOKSsqVjgQASnaXtJOuq86cTMBbPJoNuo8zojLKpuLKpmnYvBfMTLewu2i5Hp3oDu2EHkp3UKm5NvvL0DSYqNyhjeQ3LL-4KDdmWtyfChE7NnlTojRCFvOUUzyTI8IZnrvCaxxp_iUAID-nsZK UUjzCpzyUFp0RS_MEgRBupfgMe9lrC4bXiRXan4SdiUprhS4sRyxXvw7-Ha-UYwV6VfKfJqC46QgCoLIvTIA7WyQ

 Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 269

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>