Әтиле булу — бәхет!

q9h7F7rRd0jzAEybYV1cvixXDQBEUVp6AVevhwbL9EwhdXwRcPQNg5FXy2X9paVq135j9ycNB_i2QUgnmY59dyKUРоссия президенты Владимир Путинның 2021 елның 4 октябрендә чыккан Указы буенча ел саен октябрьнең өченче якшәмбесендә Аталар көне билгеләп үтелә. Дөньяның кайбер илләрендә бу бәйрәм инде ХХ гасырдан бирле истәлекле дата булып санала икән.

Россиядә ул җәмгыятьтә әти булуның һәм гаиләнең әһәмиятен ассызыклау максатыннан кертелгән. Ә татар хал-кында элек-электән ата — иң мөһим кеше, гаилә башлыгы булган. Бездә әтиләргә булган мондый караш хәзергә кадәр сак-ланган һәм алга таба да шулай булып калыр, дип ышанам.

Бүгенге көндә күп баланың әтиләре махсус хәрби операция зонасында үз Ватаннарының мәнфәгатьләрен яклыйлар, туган илләре өчен башын салган аталар да бар. Батыр әтиләр — гаиләләре, уллары, кызлары өчен чын мәгънәсендә горурлык.

Билгеле инде, яу кырында булмаган ир-атларыбыз арасында да балаларына яхшы үрнәк күрсәтүче аталар шактый. Талиб Сафиулин — нәкъ шундыйларның берсе. Күпбалалы гаилә башлыгы тормыш дилбегәсен җигелеп тартырга да, якыннары белән кирәк кадәр вакыт уздырырга да җаен таба.

Ике кыз һәм бер малай әтисе бөтен буш вакытын гаиләсенә багышлый. Балалар өчесе дә “Крылья советов” клубында бик җитди рәвештә футбол белән шөгыльләнәләр. Өстәвенә, 10 яшьлек төпчек уллары Шамил җиңел атлетика белән дә мавыга. Балалар атнасына 5 көн тренировкаларга йөриләр, ялларда шәһәр командалары арасында узган уеннарда катнашалар. Шамил, төрле марафоннарда йөгереп, призлы урыннар алырга да өлгерә. Шулай итеп, Сафиулиннар гаиләсе атнаның пәнҗешәмбе көнендә генә ял итә, әти-әнигә исә гомумән бу турыда хыялланырга гына кала. Шуңа да карамастан, олылар да, балалар да бер дә зарланмыйлар, ару-талу турында сүз дә юк.

- Активлыгыгызның сере нәрсәдә? – дип кызыксынам әниләре Мәрьямнән.

- Тормыш иптәшем үзе дә балачагыннан спорт, аеруча футбол белән шөгыльләнгән. Балаларыбызда да бәләкәйдән үз үрнәгендә сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт уятырга тырышты. Хәтта ике кызыбыз да футболны мөкиббән китеп яраттылар. Аннан соң, спорт – дисциплина нигезе бит ул, — дип җавап бирде әңгәмәдәшем.

Бөтен ярышларга да Сафиулиннар һәрвакыт бергәләшеп йөриләр, кайсы гына шәһәрдә үтмәсен, нинди генә уен булмасын, Талиб белән Мәрьям — балаларының төп җанатарлары һәм киңәшчеләре.

Мәкаләне тулысынча газетабызның 17 октябрь санында укый аласыз.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 471

Комментирование запрещено