Традицияләр варислары

svaxKQopNmgs7t5WhhLOJJyzJ0ooFLbP_hT5W7huonLSLpik7CtZ6Eslxd-byH9_cERNMuH5d0dyehv3FXRfkhsgБалалар әти-әниләре һәм өлкән буын белән уртак эш аша гаилә хәтерен саклауга җәлеп ителәләр

Яңа уку елы башыннан «Яктылык»  мәктәбендә ата-аналар һәм балалар өчен «Традицияләр варислары» дип аталган тәрбия үзәге эшли башлады. Ул мәктәпнең Бөтенроссия «Белем» әти-әниләр җәмгыятьләре инициативалары конкурсында җиңүе нәтиҗәсендә барлыкка килде.

30 июньдә бәйгенең өченче сезоны нәтиҗәләре билгеле булды. Бөтенроссия ата-аналар комитеты әгъзалары кергән комиссия бөтен илдән 395 проектны сайлап алды. Алар арасында «Яктылык» та бар.

«Бу конкурс гаиләләрне, мәктәпләрне һәм шәһәрләрне берләштергән күркәм традициягә әйләнде инде. «Яктылык»ның педагоглар коллективын, укучыларын һәм аларның әти-әниләрен лаеклы җиңүләре белән котлыйм, коллективлар көчле һәм тирән эчтәлекле проектлар тәкъдим иттеләр.

Финанс ярдәм — ул мөһим ресурс, ләкин мондый проектларның кыйммәте грант белән генә чикләнми: алар шәһәрнең бөтен мәгариф киңлеген үстерү векторын билгелиләр һәм башкалар өчен илһам чыганагына әвереләләр» , — ди Самара шәһәре башлыгы урынбасары Ольга Слесарева.

Бәйгенең җиңүчесе буларак, «Яктылык» мәктәбе «Традицияләр варислары» тәрбия үзәген булдыруга грант алды. Ул буыннар диалогы өчен киңлек булып торачак: биредә татар теленә, Россия халыкларының мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә багышланган гаилә очрашулары, мастер-класслар, акцияләр һәм башка чаралар узачак. Проектта «Гаилә хәтере китабы» һәм тематик күргәзмәләр өстендәге эш аерым урын алачак. Балалар һәм ата-аналар, фотосурәтләр, истәлекләр туплап, альбомнар ясаячаклар.

«Конкурста беренче тапкыр катнашабыз һәм мондый нәтиҗәгә ирешүебезгә шатланып туя алмыйбыз. Безнең проектның бурычы — уртак эшләр аша гаилә хәтере, өлкәннәргә хөрмәт, намус, җаваплылык, дуслык, үзара ярдәм, туган тел, татар һәм Россия халыклары мәдәнияте темаларына мөрәҗәгать итү максатыннан әти-әниләр һәм балалар өчен мәйданчык булдыру», — дип уртаклашты «Яктылык» мәктәбе укучыларының берсенең әнисе Нәзилә Бирюкова.

Бәйге Россиянең «Белем» җәмгыяте тарафыннан Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. Җиңүче проектларга ярдәмнең гомуми күләме 399 миллион сумнан артык.

«Яктылык»ның проекты 1 — 7 сыйныф укучыларының әти-әниләре инициативасы белән булдырылган. Алар чараларда гына түгел, ә аларны оештыруда да актив катнашалар: эшче төркемгә керәләр, гаилә очрашуларын, мастер-класслар, игелекле акцияләрне әзерләргә һәм үткәрергә булышалар, гаилә тарихы турында мәгълүмат туплыйлар, өлкән буын вәкилләре белән элемтәләр урнаштыралар һәм «Гаилә хәтере китабы»н иҗат итүдә ярдәм күрсәтәләр.

Мәктәп гариза бирүче, оештыру базасы һәм проектның тотрыклылыгы гаранты булып тора. Грант акчаларының бер өлешенә мебель һәм чаралар уздыру өчен кирәкле җиһазлар сатып алынган.

Әйтергә кирәк, үзәк тулы көченә эшли инде. Менә ике зур чара үткәрелде. Аларның беренчесе — «Минем гаиләмнең тамырлары» дип аталганы — туганлык мөнәсәбәтләренә багышланды. Төп сорау: безне нәрсә туганлаштыра? Җавабы гади — хәтер. Кем өчендер бу зур өстәл тирәли бәйрәм итү, икенчеләренә — әнисе җырлаган җырлар, ә кемгәдер — шкафта сакланучы иске фотоальбом.

Очрашуга махсус кунак буларак Тәслимә ханым Мостафина Таслима Мустафина чакырылган иде. Гаиләсенең җылысын, хәтерен һәм традицияләрен саклап яшәүче бу ханымның тормышы үрнәккә куярлык. Ул тамырларыңны белүнең мөһимлеген ассызыклады һәм үз шәҗәрәсен төзү эше турында сөйләде.

Чарада ата-аналар һәм мәктәп педагоглары актив катнаштылар, алар — балаларны буыннар бәйләнешен һәм гаилә кыйммәтләренә карата хөрмәтне сакларга өйрәтүчеләр. Очрашуга җыелучылар якыннары турында сөйләделәр, гаилә фотоларын һәм ядкарьләрен карадылар, шәҗәрә төзеделәр, олыларның хатирәләрен тыңладылар.

Укучылар хәтернең гаилә тарихының нигезе булуы турында белделәр. Традицияләр буыннан-буынга күчеп килә, шуңа күрә өлкәннәр бәян иткәннәрне балалар һәм оныклар өчен саклау мөһим.

Ә 17 октябрьдә «Традиция варислары» үзәгендә «Куллар җылысы» дип исемләнгән гаилә остаханәсе эшләде. Татар мәдәниятенең гаилә символлары, традицияләре һәм элементлары буенча мастер-класста 30га якын төрле буын кешеләре: әби-бабайлар, әти-әниләр һәм балалар катнашты. Алар дәреслекләр өчен милли орнаментлар белән бизәлгән кыстыргычлар ясадылар.

Чараны «Яктылык» мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Алсу Хәмәтова, ата-аналар активы вәкилләре — Зөлфия Таштабанова Зульфия Таштабанова һәм Тәслимә Мостафина, укытучылар — Мария Сәгъдиева һәм Рәхимә Хәйрова оештырдылар.

Мастер-класс өлкәннәргә дә, балаларга да бик ошады, алар рәхәтләнеп иҗат иттеләр. Ә иң мөһиме — катнашучылар вакытларын гаилә әгъзалары белән бергә үткәрделәр, бу исә бәяләп бетергесез!

 Венера ГАЛИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 414

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>