8 ноябрьдә Тольяттиның Милли мәдәниятләр модель китапханәсендә «Сөембикә» клубының туган көненә багышланган кичә узды. Чарага шәһәрнең татар һәм чуваш милли-мәдәни мөхтәриятләреннән дусларыбыз, башка кунаклар, шулай ук безнең клубта шөгыльләнүче балаларның әти-әниләре җыелды.
Мин, “Сөембикә”нең җитәкчесе буларак, татар телен өйрәтү буенча нинди эшләр башкаруыбыз, нинди уңышларга ирешүебез, өлкәннәрнең балалар белән бергә якшәмбе дәресләренә йөрүләре турында сөйләдем. Тольяттида беренче тапкыр клубыбыз әгъзалары катнашында Бөтендөнья татар диктанты үткәрелүе дә безнең өчен зур горурлык булды.
Без ана теле дәресләрен мөмкин кадәр төрлеләндерергә һәм мавыктыргыч итәргә омтылабыз. Башта теоретик өлешкә игътибар бирәбез, ә аннары, татар костюмының аерым элементларын тегүне һәм милли чигү серләрен үзләштергәндә, практикага күчәбез.
Татар теле дәресләрен оештырудан тыш, ел дәвамында безнең клуб кунакларны төрле чаралар белән сөендерә. Иң истә калганнары арасында «Чит ил кешеләренең Россиягә күчүе» темасына әңгәмәләр һәм тәрҗемәче, шагыйрә Галина Булатова белән очрашу бар иде.
Менә “Сөембикә”нең туган көне уңаеннан оештырылган кичә дә бик күркәм булды. Биредә үзенә бертөрле күңелле атмосфера урнашты, баянга кушылып, татар һәм рус җырлары башкарылды. Ә чын самавырдан чәй эчәргә җыелгач, без яңа темалар буенча фикер алыштык һәм үләнле чәй әзерләү буенча мастер-класста катнаштык.
«Сөембикә» татар телен һәм мәдәниятен өйрәнү клубы рәсми рәвештә үз эшен 2025 елның октябрендә башлап җибәрде һәм беренче көннәрдән үк Тольятти татарларына аның бик кирәкле булуы аңлашылды. Башта безнең сафта уннан да азрак кеше иде. Бүген исә аның эшчәнлегенә шәһәрнең төрле районнарыннан килеп йөрүче 20 кеше үз өлешен кертә.
Клубыбызның үзенчәлеге шунда ки, монда балалар һәм олылар бергә шөгыльләнәләр, гаиләләре белән киләләр. Дәресләр һәр яшьтәге кешегә кызыклы булырлык итеп уйланылган: кечкенә балаларга да, аларның ата-аналарына да.
Һәр якшәмбе катнашучылар туган телне өйрәнү, борынгы әкиятләрне тыңлаү, гаилә риваятьләрен сөйләү һәм үз вакытларын милләттәшләре арасында, татар мохитендә уздыру ниятеннәнн китапханәгә җыелалар.
Клуб тормышында кул эшләрен башкаруның да әһәмияте зур. Монда гореф гадәтләр турында сөйләшеп кенә калмыйлар, ә аларга чын-чынлап үз куллары белән кагылалар: калфаклар тегәләр һәм аларны бисер, ташлар белән бизиләр. Һәр элмәкнең үз тарихы бар: һәрбер деталь киләсе буыннарга күчкән кечкенә бер хәбәр булып тора.
“Сөембикә” программасында истәлекле урыннарга барулар да игътибардан читтә калмый. Алтын көзнең бер матур көнендә клуб әгъзалары Ширяево авылындагы «Идел Болгары» тарихи комплексында булып кайттылар. Мондый сәяхәтләр гади экскурсия генә булып калмыйча, үткәннең хәзерге көндәге яңгырашын, үз тарихыңның байлыгын тоярга ярдәм итәләр.
Әйтергә кирәк, «Сөембикә» – гади клуб кына түгел, бу – үзара аралашу, кул эшләре, җырлар аша ана телен, мәдәниятен өйрәнергә һәм аларны сакларга, үстерергә омтылучы бер җәмәгать. Безнең фикеребез шундый – тел музей экспонатыдай тик ятарга түгел, ә кулланышта булырга, авыздан авызга күчәргә һәм яшь буынга тапшырылырга тиеш.
Лилия ШӘРӘФЕТДИНОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 336






Добавить комментарий