Бердәмлектә — көч!

sXodTXTsW4mwNwFoi779kbYrVQ-rS83hVosJ795QFDA32BpyDwn62mCY_6M2jpw7Nq67EUuGKMQC-7sQx52QUOH_Махсус хәрби операция башлану белән илебездә бик күп ирекле оешмалар барлыкка килде — кешеләр армиягә Һәм катлаулы вазгыятьтә калганнарга массакүләм ярдәм күрсәтүгә керештеләр. Ватаныбыз язмышына карата битараф булмаучылар хәрбиләребез өчен гуманитар ярдәм туплыйлар һәм аны яу кырына җибәрәләр, фронтта кирәкле әйберләр әзерлиләр, акча җыюны һәм дефицит материаллар сатып алуны оештыралар һәм алгы сызыктагыларның рухларын күтәреп яшиләр.

Әлеге мәкаләбез Шенталы районының Татар Әбдекие авылы тырышлары турында. Белгәнебезчә, авыл җирендәге эш тавык чүпләп бетермәслек. Шуңа да карамастан, Әбдекинең киң күңелле халкы илебез мәнфәгатьләрен яклаучыларга ярдәм итәр өчен вакыт таба – биредә менә инде ничәнче ел рәттән маскировка челтәрләре үрәләр.

Волонтерларның эшчәнлеге унлап кеше составында авыл Мәдәният йортында Тат.Абдикеевский СДК башланып китә. Ә узган елда, халык саны артканлыктан, алар ике төркемгә бүленгәннәр. Шулай итеп, бүгенге көндә Гөлнара Шәфиулина җитәкчелегендәге “Надежда” төркеме китапханәдә төпләнә, ә Мәдәният йортында клуб мөдире Лилия Әмирова кул астында “Сердәш” җирле үзешчән башкаручылар ансамбле артистлары төркеме эшли. Алар, һәр көнне җыелып, станок артына басалар.

- Без, “Сердәш”леләр, репетицияләребезне волонтерлык эше белән бергә алып барабыз, — дип сөйли Лилия Минсәвиевна. – Җырлый-җырлый, һәр элмәккә күңел җылыбызны кушып, рәхәтләнеп челтәр үрәбез. Халкыбызның көче уртак рухта һәм бер-беребезгә ярдәм итүдә бит. Һәр тасма — маскировка элементы гына түгел, ул ихлас кайгырту да, безнең волонтерларның йөрәк җылысы һәм тылны алгы сызык белән бәйләүче элемтә символы да.

«Маскировка челтәрләрен үрү — ул безнең уртак Җиңүгә керткән кечкенә генә өлешебез, тынычлыгыбызны саклаучыларга рәхмәтебез. Безнең ярдәм аларга өй җылылыгын тоярга булышсын дип тырышабыз”, — диләр “Надежда” коллективы әгъзалары.

“Сердәш” төркеме волонтерларына күрше Яңа Кувак авылында яшәүчеләр дә кушыла икән. Алар үргән челтәрләрнең кырыйларын эшкәртәләр.

Әйтергә кирәк, Әбдекинең бөтен кешеләре дә хәрбиләргә ярдәм итүгә үз өлешләрен кертәләр. Чөнки челтәрләр әзерләр өчен материалларны сатып алырга акчаны бөтен авыл халкы җыеп бирә. Шулай ук “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге дә яхшы гына булыша. Шулай итеп, уртак тырышлык белән бүгенге көнгә 300гә якын челтәр үрелгән инде. “Надежда” төркеме аларны үз көчләре белән Херсон өлкәсе юнәлешенә җибәрә. Ә “Сердәш” төркеменекен “Бердәм Россия” вәкилләре якташларыбыз хезмәт иткән төрле хәрби частьләргә озаталар.

Әбдеки волонтерлары маскировка челтәрләре үрү белән генә чикләнмиләр. Алар яу кырындагы солдатларыбыз өчен җылы оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр, кием-салым һәм башка кирәк-яраклар сатып алалар, токмач кисәләр, хуш исле үләннәр кушып, тәмле чәйләр әзерлиләр. Бу эштә олылар да, балалар да зур активлык күрсәтәләр.

Шулай ук Әбдекинең музеенда махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларына багышланган аерым күргәзмә дә оештырылган. Анда бөтен батырларның даны чагыла, үсеп килүче буын өчен үрнәк булырлык якташлар турында сөйләнә.

- Раббым, бу экспозициягә яңа фотографияләр өстәлмәсен, махсус хәрби операция тизрәк тукталсын һәм якыннарыбыз, җиңү яулап, туган өйләренә әйләнеп кайтсыннар иде, — ди Лилия ханым Әмирова.

Амин! Бу теләкләргә без дә кушылабыз.

mq9X3dMxYQ_t4TEg6HMnPD7cdZaQeTG1rK4sGFA95VXTR1rg-Ye1dKvjjq2s0HCclrssiw3Kxf7kHXrbiZAu0KyZPiotDBqC1y9N5sz4yZMEKKdtNX6GCTMZeN6tcV3c3FElbeSNZXIN0TisbVbgta9Eku-UClPJksKwoyS8W6w5Hp6e sXodTXTsW4mwNwFoi779kbYrVQ-rS83hVosJ795QFDA32BpyDwn62mCY_6M2jpw7Nq67EUuGKMQC-7sQx52QUOH_

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 240

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>