Мин үзем Самар төбәгендә туып-үсмәдем. Бирегә укырга килеп, Кызылсу авылы егетенә кияүгә чыктым һәм, 43 ел эчендә чын-чынлап бу як кешесенә әйләнеп, “Самар өлкәсенең хезмәт ветераны” исеменә дә лаек булдым. Ләкин сүзем бөтенләй башка шәхес турында булыр.
Самарда яшәү дәверендә миңа күптөрле кешеләр белән аралашырга туры килде. Алар арасында йомшак күңеллеләр дә, авыр холыклылар да бар иде. Ә менә кайберәүләре күңелдә аеруча тирән эз калдырды. Шундыйларның берсе — күптән түгел бакыйлыкка күчкән Габделәхәт (исемен үзгәрткәнче ул Минәүхәт иде) хәзрәт Мингачев.
Аның әти-әнисе Кызылсуда иремнең апасының гомерлек күршеләре иде. Ләкин без дә, Габделәхәт хәзрәт тә шәһәрдә торганга, бер-беребез белән еш күрешми идек.
Без, урам себерүче булып эшләп, “коммуналка”дагы 13 метрлы бүлмәдә яшәгәндә, беренче балабыз – малаебызга исем кушарга килде ул. Ирем Әмирхатне армия сафларына алгач, бер яшьлек улым һәм карынымда 5 айлык авырым белән калдым. Кызым тугач та, мин Минәүхәт абыйны аңа исем кушарга чакырдым. “Сез ел саен артасыз гына”, — дип шаяртып куйган иде ул шунда.
Тиешле йоланы башкарып, чәйләр эчкәч, мин аңа әллә кайчан әзерләп куйган 5 сум акчамны сәдака итеп тапшырдым. Ул аны алды да, кесәсеннән 25 сум чыгарып, минем 5 сумымны шуңа төрде һәм кире миңа бирде. Аны озаткач, ике баламны кочаклап, үксеп-үксеп еладым, рәхмәтләремне укыдым. Ул 30 сумга мин айдан артык яшәдем! Эш хаклары 70-80 сум булган заманалар бит бу. Декрет акчасы бик аз, ирем армиядә, бер иптәш кызымнан башка, Самарда бер якыным да, туганым да юк. Кайвакыт өйдә хәтта чәем дә булмый иде. Әбием киптереп җибәргән үләннәрне кайнатып эчкән чаклар күп булды. Боларны искә төшергәндә әле дә күзләремнән яшь бәреп чыга.
Соңрак Минәүхәт абый безнең торактан ерак түгел генә урнашкан бер җиргә эшкә урнашты һәм безгә ешрак кереп йөри башлады. Үзе белән банкага салып ризык алып килә, мин аны җылытып бирәм, чәй ясыйм. Төшке ашны ашагач, Өйлә Намазын да бездә укып китә иде. Аңа комачауламас өчен, ике баламны алып, “коммуналка”ның уртак кухнясына чыгып тора идем. Минәүхәт абый бездә күпме Намазлар укыды! Әлхәмдүлилләһ, балаларыбыз белән догалы бүлмәдә яшәдек. Совет чорында булган хәл бит бу, уйлап карагыз!
Хәзрәтебез турындагы бер гыйбрәтле һәм кызыклы хәлне дә искә аласым килә. Чит ил эстрадасы тормышыбызга бәреп кергән чаклар. Халык көн-төн диярлек “Бони М”, “Модерн Токинг”ны тыңлый. Әмирхат, армиядән кайткач, Минәүхәт абый янына эшкә урнашкан иде. Беркөнне кайтты да: “Раушания, Минәүхәт абыйда “Шарп” магнитофоны бар икән, ул ике кассеталы, берсеннән берсенә яздырып була. Мин аңардан безгә чит ил җырларын яздырырга сорадым”, — ди. Берничә көннән соң тотып кайтты бу кассетаны. И шатландык инде һәм аны магнитофоныбызга уйнатырга куйдык. Тик менә бүлмәбездә җырлар урынына догалар яңгырап китте. Без, таң калып, тыңлап утырдык. Минәүхәт абый ул вакытта хәзрәт тә түгел, ә динне тотучы гади кеше иде бит әле. Ләкин дә безне ипләп, җайлап кына дингә өндәргә тырышкан ул.
Кызылсуда иремнең апасы, чирләп, урын өстенә калгач, без аны карадык. Габделәхәт хәзрәт әти-әнисе йортына кайткан саен безгә кермичә калмады. “Апам, хәлең ничек?” — дип аның кулын үбә иде. Өйдә кемнәр бар – безгә, балаларга, оныкларга сәдакасын өләшмичә чыгып китмәде. “Сәдаканы никадәр күбрәк бирәсең, үзеңә артыгы белән әйләнеп кайта, искиткеч бит!” – дия торган иде ул. Без дә аңа күчтәнәчкә җиләк-җимеш кайнатмаларын бирәбез.
Бервакыт хәзрәт зур пакетка төягән банкалар күтәреп керде. “Сеңелем, банкаларыңны китердем. Миңа тагын варенье бирергә уйласаң, савытың булмас дип борчылдым”, — дип шаяртуына рәхәтләнеп көлгән идек шунда.
Арттагы бакчабызга койма ясаткач: “Иии, сез бер ягын капладыгыз инде, миңа өч ягын ясарга гына кала”, — дип, ул да тиз генә койма бастырды. “Хәзер бәрәңге үстерү бетте инде, алмагачлар утыртам”, — дип планнары белән дә уртаклашты. “Әмирхат, син хәзер авылда яшисең, бакчамны сакларсың — алмаларын урламасыннар”, — дип шаяртып та куйды.
Җәй җитү белән Габделәхәт хәзрәт урман-кырларга үлән җыярга бара иде. Кайсысын нинди авырудан эчәргә кирәклеген белеп, безгә дә киңәшләрен биреп торды. Үләннәрне машинасыннан йортына ташый да киптерергә җәеп куя. “Тизрәк урманга барыгыз, алайса мин барысын да үзем җыеп бетерәм”, — дип тәрәз кагып китә иде.
Габделәхәт хәзрәт итагатьле итеп кенә безнең тормышыбызда гел катнашып торды. Яшь чагыннан алып, соңгы көненә кадәр янәшәбездә иде. Без нинди бәхетле булганбыз – шундый гаҗәеп шәхес белән аралашып яшәгәнбез, дип уйлыйбыз хәзер. Аның күзләре һәрчак нур сирпеде, йөзендә гел елмаю, сүзләрендә һәрвакыт шаярту иде. Безнең хәтеребездә ул нәкъ шундый булып сакланып калачак…
Раушания СИТДЫЙКОВА.
“Сәлам” газетасы.
Просмотров: 579




Добавить комментарий