Утны-суны кичеп

iБу шигырьне “Бердәмлек”нең иң актив укучыларының берсе, күренекле татар шагыйре, ка­һарман якташыбыз Гакыйль Сәгыйров әле 1998 елның 26 октябрендә язган булган. Моңа кадәр бу шигырь беркайда да басылмаган.

Сүнмәс нурлы җаным кояшы син,

“Бердәмлегем”.

Халкым өчен янган

Йөрәкләрне берләштердең.

Бергәләшеп

халкыбызга бәхет

Яулыйк-даулыйк;

Аккош, Кысла

һәм мәхлүк җан Чуртан

Булып калмыйк.

Тик бергәләп

алга бару мөмкин

Бу заманда.

Шуны

Аңлап-белеп яшәмибез

Без һаман да.

Куенда – таш,

Җанда – ачу, мәкер

һәм көнчелек –

Иң түбән хис.

Котылыйкчы аннан –

Өстен чыгыйк.

Яшәсен, дип кенә,

Гомер өстәп булмый җанга.

“Бердәмлек”кә

безнең ярдәм кирәк, —

Калмыйк соңга!!!

Балкысын Ул җиңеп,

Кара көчләр арасында,

Утны-суны кичеп,

Исән калган байрак сыман.

Гакыйль СӘГЫЙРОВ.

26 октябрь 1998 ел

Бу шигырьне “Бердәмлек”нең иң актив укучыларының берсе, күренекле татар шагыйре, ка­һарман якташыбыз Гакыйль Сәгыйров әле 1998 елның 26 октябрендә язган булган. Моңа кадәр бу шигырь беркайда да басылмаган. Тик шулай да, унтугыз еллар чамасы үтсә дә, ул үзенең актуальлеген югалт­маган. Шагыйрьнең ярат­кан бас­масы “Бердәмлек”кә бү­ген дә сезнең ярдәм кирәк, ту­ган­нар!

Якташыбызның 80 яшьлеген каршыларга әзерләнгән көн­нәрдә (ә ул 1938 елның 16 фев­ралендә туган) без бу ши­гы­рьне укучыларыбыз игъти­барына тәкъ­дим итәргә булдык.

Туган телебезне саклап калу мәсьәләсе бөтен яссыллыгы белән яңадан калкып чыккан мәлдә “Бердәмлег”ебезне сак­лау да көн үзәгенә килеп басты.

Шагыйрь әйткәнчә,

“Бердәмлек”кә

безнең ярдәм кирәк, —

Калмыйк соңга!!!

Балкысын Ул җиңеп,

Кара көчләр арасында,

Утны-суны кичеп,

Исән калган байрак сыман.

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН,

“Бердәмлек”нең баш мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Самара өлкәсе җире игелегенә хезмәте өчен” Самара өлкәсе губернаторының мактаулы билге иясе.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1256

Комментирование запрещено