Гали авылыннан өч чакрым читтәрәк Кызыл Күпер (Красный Мост) авылы урнашкан. Иллеләп кенә йорт булуга карамастан, биредә җыйнак кына мәчет тә эшләп килә иде. Тик соңгы вакытта төрле сәбәпләр аркасында ул гел ябылып торды.
Авылыбыз фермеры Камил Исхаков әлеге хәлгә бик тә борчылып:
- Үткән саен мәчетнең ябык икәнен күреп йөрәгем әрни иде. Шуңа күрә үз алдыма: “Әлеге изге йортны ничек тә яңадан ачарга кирәк”, - дигән максат куйдым, — дип сөйләгән иде.
Озак та үтми, ул җиң сызганып эшкә керешә. Аңа ярдәм итүчеләр дә табыла: түбә калаен эшкуар Расыйх Латыйпов табып бирә, бинаның тышкы ишеген Рәфгать Исхаков ясата. Самарада яшәүче тагын бер авылдашлары Нәфисә Гәрәева мәчетнең ике бүлмәсе идәненә дә намазлыклар сурәте төшерелгән паласлар алып кайтып җәя. Ә мөнбәрне ясатырга Фидаил Нураев алына. Калган зур чыгымнарның барысын да Камил Исхаков үз өстенә алып, мәчетнең бинасына капиталь ремонт ясата. Тиздән мәчет каршысына агачлар да утыртыла. Хәзер бу бакча чәчәкләргә күмелеп, һәр үтеп-сүтеп йөрүчене үзенә тартып тора.
Авылдашлар көче белән тергезелгән әлеге мәчетне ачу тантанасы да бик матур узды. Гали, Кызыл Күпер авылларыннан күп халык җыелып, мөхтәрәм кунаклардан авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев, Самара шәһәреннән мөфти Талип хәзрәт Яруллин да бар иде. Гали авылы мәчетләре имамнары Госман Латыйпов һәм Рамил Харисов җыелган халыкка бик тә эчтәлекле вәгазьләр сөйләделәр, Коръән сүрәләре, догалар укыдылар.
Яңа мәчеткә имам итеп бертавыштан Газизнур абый Вакказов сайланды, ә мәзин вазифасын үтәргә Дамир ага Нуриев алынды. Шулай ук совет әгъзалары, мәхәллә рәисе итеп тә яңа кешеләр билгеләнде.
Изге йортны төзәтү эшләрен башлап йөргән, аны ачу тантанасын оештырган Камил Исхаковка рәхмәт сүзләре аеруча бик күп әйтелде.
Мәчетне капиталь ремонттан соң ачу тантанасы җомга намазын уку белән тәмамланды. Барысы да Кызыл Күпернең иманлы киләчәге барлыгына өмет, ышаныч баглап таралыштылар.
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 2013
Мечеть четыре Минарета.
Вход в храм открыт.
Для верующих в единство.
Вечной веры.
Единство есть единый вечный.
Наш Аллах.
Он милостивый милосердный.
Творец единства.
В мечеть вошедший.
Благодарит в молитве.
И кротко преклоняет он колени.
Пред Аллахом вечным.
Он вспоминает близких и родных.
И на коленях кротка.
Склоняет голову сваю.
Он говорит Аллах един.
Святой пророк Мухаммед.
Аллах един.
И кротко он встает.
Молитву продолжает.
Он говорит Аллах един.