Хөрмәтле Вазыйх әфәнде!
Сезне Самара өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе, «Самар татарлары» дип аталган медиа-проектлар, «Ипозембанк» җаваплыгы чикләнгән оешма исеменнән юбилеегыз белән тәбриклибез.
Сезгә заман кешесенең күпкырлылыгы, югары профессиональ сыйфатлар, көч-дәрман, тырышлык, максатчанлык һәм кешенең барлык мәрхәмәтле сыйфатлары хас. Югары профессиональ белемле, зур тәҗрибәле һәм оста җитәкче буларак, коллективыгыз белән бергә “Прогресс” төзү компаниягезне елдан-ел үстерә барасыз. Шуның белән шәһәребезне үстерүгә дә зур өлеш кертәсез. Сез төзегән Самараның Җәмигъ мәчете, “Яктылык” татар мәктәбе һәм башка биналар шәһәребезнең күрке булып торалар.
Сез Самарада яшәүче татар милләтенең горурлыгы, татар җәмәгатьчелеге Сезне ике тапкыр “Ел кешесе” итеп юкка гына сайламагандыр. Татарстан Республикасы президенты да Сезнең татар халкы алдындагы хезмәтләрегезгә югары бәя бирде. Халкыбыз өчен көчегезне дә, малыгызны да кызганмаган өчен Сезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын!
Туган көнегез белән котлап, Сезгә корычтай нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет, иминлек телибез. Аллаһы Тәгалә кушуы буенча алга таба да күп еллар халыкка хезмәт итәргә язсын.
Самара өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе, «Самар татарлары» медиа-проектлары, «Ипозембанк» ачык акционерлык җәмгыятенең директорлар советы.
* * *
Хөрмәтле җитәкчебез!
Сезне олы бәйрәмегез-юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз!
Безнең өчен Сез — президентларның Президенты. Сезнең кебек үз хезмәткәрләренең тормышын кайгыртып, алар өчен җан атып торган җитәкчеләр бик сирәк. Сезнең кул астында эшләвебез белән горурланабыз һәм үзебезне бәхетле дип саныйбыз.
Алдагы тормышыгызда Сезгә тынычлык, иминлек, озын гомер, саулык телибез. Ходай Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә лаек булып, күп еллар бергә-бергә уңышлы эшләргә язсын.
«Прогресс-В» берләшмәсе коллективы.
* * *
Хөрмәтле Вазыйх әфәнде!
Без Сезне, Самара төбәгенең мәшһүр татарын, “Бердәмлек” газетасының якын дусларының һәм ярдәмчеләренең берсен, олуг юбилеегыз — 70 яшь тулу уңае белән чын күңелебездән котлыйбыз, саулык-сәламәтлек, хәерле озын гомер, тормышыгызда ак бәхетләр, эшегездә тагын да зуррак уңышларга ирешүегезне телибез.
“Бердәмлек” газетасына, аның авыр вакытлар кичергән чагында риясыз ярдәм кулыгызны сузуыгызны һәм аны саклап калуда булышлык күрсәтүегезне укучыларыбыз беркайчан да онытмаячаклар.
“Бердәмлек” редакциясе хезмәткәрләре исеменнән аның
баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин.
Просмотров: 1054