Без Сезне ихлас күңелебездән туган көнегез белән тәбриклибез!
Сез җәмәгать эшләренә битараф булмаган, танылган эшмәкәр, Похвистнево районында уздырылып килә торган күп кенә милли һәм дини чараларның спонсоры булып торасыз. Халкыбыз өчен көчегезне дә, малыгызны да кызганмаган өчен Сезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын!
Сезгә һәм якыннарыгызга чын йөрәктән тынычлык, иминлек, күтәренке кәеф, сәламәтлек телибез. Барлык ният-максатларыгыз гамәлгә ашсын, һәр эшегездә уңышлар юлдаш булсын. Якыннарыгызның игътибарлы карашы һәм мәхәббәте күңелегезне җылытып торсын.
Cамар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс ШӘКҮРОВ
Просмотров: 499