Хөрмәтле Минехәт әфәнде!
Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклим.
Тупли авылында яшәүчеләрнең көнкүрешләрен яхшырту өчен көчегезне кызганмыйсыз. Хәерле хезмәтегез өчен Аллаһының рәхмәте яусын!
Ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр, хәерле гыйбадәтле гомер, тормышыгызда һәм эшегездә яңадан-яңа уңышлар телим. Алга таба да шушы хөрмәт белән озак еллар яшәгез, һәр көн Сезгә шатлык-куанычлар гына китерсен!
Ихтирам белән
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты,
Самар өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясенең рәисе.
Просмотров: 589