
Быелгы Сөмбелә бәйрәменең концерт программасында ТРның «Риваять» татар фольклор ансамбле катнашачак.
25 октябрьдә 11.00 сәгатьтә Самарның Киров мәйданында урнашкан Мәдәният сараенда халкыбызның милли бәйрәме — Сөмбелә үткәреләчәк! Аны оештыруны быел өлкә һәм шәһәр татар милли-мәдәни автономияләре үз өсләренә алдылар.
Сөмбелә көн белән төннең тигезләшкән чорында – 23 мартта уздырылучы Нәүрүз бәйрәменең капма-каршы парын тәшкил иткән. Нәүрүз аграр хуҗалык елын, ягъни игенчелек циклын ачып-башлап җибәрсә, Сөмбелә аны тәмамлап-йомгаклап куйган. Шуңа да бәйрәмдә Самара өлкәсенең авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләренең булуы, матур сүзләр әйтеп татар авылларыннан килгән игенчеләрне котлаулары, алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә өлкә хөкүмәте бүләкләрен тапшырулары көтелә.
Чакырылган кунаклар арасында ТРның “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова да бар.
Быелгы бәйрәменең концерт программасында Казаннан «Риваять» татар фольклор ансамбле, Самар шәһәре “Яктылык” мәктәбенең “Йолдыз” бию төркеме, шәһәребезнең танылган “Идел” ансамбле җитәкчесе Мидхәт Әминев, өлкәбезнең татар авылларыннан килгән үзешчән артистлар катнашачак, дип белдерә оештыручылар.
Сөмбеләгә рәхим итегез, милләттәшләребез! Керү ирекле!
* * *
В субботу, 25 октября, в ДК на площади им. Кирова пройдет ежегодный областной татарский праздник урожая «Сэмбелэ». Возрождение традиции его празднования в нашей губернии началось в 2000 году, и с тех пор он традиционно отмечается каждый год в октябре по окончании сельскохозяйственных работ. Организаторы мероприятия - Татарская национально-культурная автономия Самарской области и Татарская национально-культурная автономия г.Самара.
В его программе — выступления Казанского фольклорного ансамбля «Риваять»; театра танца «Йолдыз», созданного при школе «Яктылык» г.Самара; руководителя Самарского ансамбля «Идель» Мидхата Аминева; артистов художественной самодеятельности из татарских сел Самарской области.
В числе приглашенных на праздник — руководитель женской общественной организации «Ак калфак» Идрисова Кадрия Раисовна (г. Казань).
Сэмбелэ — татарский народный праздник труда. Он связан с окончанием сельскохозяйственных работ. На празднике в образной форме отображаются труд сельчан, связь народа с родной землей, любовь к Родине, труду, связь старшего и младшего поколений, любовь к родной культуре. В рамках празднований проходит чествование передовиков сельского хозяйства.
Добро пожаловать на праздник урожая! Вход свободный!
Просмотров: 2163