Дусларча очрашу

ветераныБу очрашу Самараның “Беаток” клубында булып үтте. Анда Россия журналистлары берлегенең Самара өлкә оешмасы ветераннары Әфган сугышы ветераннары белән дусларча очрашу уздырдылар. Биредә кайчандыр өлкәбезнең һәм шәһәребезнең төрле басмаларында эшләгән журналистлар — Валерий Штепо, Александр Барышев, Валентина Жо­голева, Сергей Баранов, Татьяна Пархачева, шагыйрь-публицист Борис Столяров һәм башкалар бар иде. Журналист-ветераннар арасында мин дә, унбиш елга якын гомеремне “Волжская коммуна”, ә аннан 23 елдан артык “Бердәмлек” татар газетасына багышлаган Рәфгать Әһлиуллин да, бар идем.

Очрашуны Россия Журналистлары берлегенең Самара өлкә оешмасы рәисе Ирина Цветкова ачып җибәрде. Ул үзенең тәбрикләү сүзендә вете­раннарга армый-талмый хез­мәт итүләре һәм рух көч­ле­ле­ге күрсәтүләре өчен чын кү­ңеленнән рәхмәтен белдерде.

Дуслык өстәле артына утырышкан ветераннар үзләренең үткәннәрен искә алдылар, тормышларындагы иң якты вакыйгалар турында сөйләделәр, хәзерге заман проблемаларына тукталдылар.

Әфган сугышы ветераннары — 56нчы аерым десант-штурм бри­гадасы һәм спецназда хез­мәт итүчеләр, моннан берничә ел элек кенә “Континент” оешмасына берләшүләре турында сөйләделәр. Бу оешма яшьләр һәм ятим балалар йортларында тәрбияләнүчеләр арасында зур тәрбия эшләре дә алып бара икән.

Очрашу ахырында ветераннар яшьләргә патриотик тәр­бия бирү буенча үзара хез­мәттәшлекне киләчәктә дә дәвам итәргә теләк бел­дер­деләр.

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 929

Комментирование запрещено