Батыр солдатлар

8u-ovCz9P0sҖир йөзендә сугыш уты һәрчак кабынып тора,
Туган илне саклау-яклау беренче урында тора.
Украинадагы сугышта безнең егетләр дә катнаша,
Газиз гомерләрен аямыйча, дошманга каршы сугыша.

Күрше егете Вәлиев Айрат алгы сызыкта көрәшә.
Иптәшләре белән бергә дошманга көчле ут чәчә.
Балачактан җитез булып, күз алдыбызда үсте.
Батыр йөрәкле булып, кыю булып җитеште.

Нинди генә эшкә алынса да, ялт итеп эшләп куя,
Кулыннан гөлләр тама, эшенең тәмен тоя.
Хезмәт иткән җирендә мактаулар алып тора,
Окопларны да казып, блиндажны карап тора.

Әти-әниең, хатының, балаларың сине өзелеп көтә.
Сине көтеп-саргаеп, ай артыннан ел үтә.
Төн урталары җиткәч, әниең елап уяна,
Аллаһыбыздан сабырлык сорап, дога укып юана.

Машина тавышы ишетсә, урыныннан сикереп тора,
«Улым кайтты, ахыры», — диеп, өметләнеп, куанып куя.
Авылдан, районнан күп егет хәрби хезмәткә алынды,
Исән-сау җиңеп кайтыгыз, сез бит безгә кадерле.

Кыен, авыр шартларда да алар хезмәт итәләр,
Җиңү көне килгәнен түземсезлек белән көтәләр.
Җир йөзендәге сугышлар мәңге тукталсын, бетсен,
Тиз көннәрдә күрешергә Аллаһы насыйп итсен. Әмин!

CLQgkEqrJIw-znhZjQdWiA

2CAlG8QvqzY

m2pT_66bUa0

Гөлсем ХӨББӘТОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1008

Комментирование запрещено