5 мартта Яңа Ярмәк авылы клубында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды.
Кыш быел әллә ни суык та булмады дисәм, бик үк дөреслеккә туры килмәс: карыйсың 30 градус, икенче көнне - 10, ә өч көннән соң бөтенләй җылы, 0гә менгән. Табигатьнең үз кануннары шул, берни эшләп тә булмый. Шулай да кыш — ул кыш инде. Язны сагындык…
Яз! Табигатьнең уяну вакыты шул ул! Кояш нурларыннан карлар җемелди, күзне ачып булмый, кояшкай нурларын да җәлләмичә сибә. Өй яннарыннан, түбәләрдән «тып-тып» итеп, тамчылар тама, кар өри.
Яз килә, яз килә!
Тәрәзәне ачтылар.
«Тып-тып-тып» итә
Эре-эре тамчылар.
Яз үзе белән әниләребезнең 8 мартын алып килә.
Әниләрне фәрештәләр, диләр,
Фәрештәләр була канатлы.
Ә, минемчә, газиз әнкәйләрнең
Балаларыдыр ул — канаты.
Канатларны Раббым каермасын,
Сау-сәламәт булсын балалар!
Җан җимеше таза булса гына,
Тыныч яшәр җирдә аналар.
Бала бит ул — җаның кебек газиз,
Алар өчен йөрәк өзелә.
Бала хәсрәтләре күрми генә,
Җитсәк иде гомер көзенә.
“Кадерле әниләр, бәйрәм белән сезне”, — дип бәйрәм концертын башлап җибәрде алып баручы. Менә сәхнәгә Динарыбыз да чыкты. И-их моң сузылды, биргән Ходай тавышны үзенә җәлләмичә. Апаларга, кызларга җылы сүзләр дә әйтеп китте. Үзе гармунда уйный, үзе җырлый. Клуб бинасы яңгырап торды.
Динар белән бергә безгә кунакка Илшат та килгән. Юмор остасы сөйләп тә, җырлап та алды. Ни әйтәсең инде, зур профессиональ артистлар бер читтә торсыннар, үзебезнекеләр мең уздыра үзләрен.
Җыр-биюләр белән аралашып барды концерт программасы. Чыгышлар берсеннән-берсе яхшы иде.
Исаклыда яшәсә дә, авылым диеп янып-көеп йөрүче мәрхәмәтле, булдыкле кызыбыз да кайткан. Флюра шигырь юллары белән дә тәбрикләде, җырлары да күңелгә хуш килде. Молодец!
Үзебезнең авылыбызның уңган-булган кызлары да булдырдылар. Рәмзия Мифтахова, Әлфинур Әһлиуллина, Галия Сабитова, так держать! Иии, әле бит яшь буынны онытып торам икән. Укучы кызлар-егетләр (Алсина Зарипова, Анна Дмитриева, Айлина Хәмидуллина, Илюза Әхмәтова, Алина Фарданова, Даниил Маркин) матур итеп биеделәр-җырлар, шигырьләр сөйләделәр. Авылымның киләчәге бар диеп, куанып утырдык.
Авыл кешесенең тормышы уч төбендәгедәй бит ул. Һәр аталган исем саен, аларның тормыш юллары кино тасмасыдай күз алдыннан йөгереп үтте, аларның яхшылыклары үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын. Алып баручы кызыбыз да тапкыр сүзләр белән котлады апаларны, һәрбер чыгышы саен матур-матур шигырьләр укылды.
Бәйрәм белән, хатын-кызларыбыз! Балаларның кадер-хөрмәтендә, аларның сау-сәламәт, тәүфыйклы булуларына куанып, бик бәхетле әниләр булып яшәргә язсын барыбызга да!
Розалия ГАФУРОВА.
Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 732