Мин сугыш чоры баласы. Әтием сугышка киткәндә 15 көнлек бала булып калганмын. Әти сүзен ишетмичә үстем.
Мин күрмәдем әти кешене,
Йөзе нинди аның – белмәдем.
Гомеремдә, күзләренә карап,
“Әтием!” диеп өзелеп сөймәдем.
Мин бәхетсезгәме, язмыш
Тумыштан ук ятим калдырды.
Әллә шуңа микән мине тормыш
Уйчан хисле итеп үстерде.
Сугыш беткәч, солдат киемнәрен киеп күрше Гыйзай абый кайтты. Ишекләре бикле булганлыктан, безгә керде. Мин, сөенеп, “Әтием!” дип итәгенә менеп утырдым. “Бик тә сагындым”, — дип, муенына сарылдым.
Мин әтиең түгел бит, бала,
Әтиең дошманнарны куадыр.
Сиңа чук-чук сәләмнәрен әйтеп,
Менә бүләк җибәрде…
Кесәсеннән ак кулъяулык алып,
Нәни кулларыма тоттырды.
Сакла, әтиеңнең күчтәнәче, диеп,
Күзләремнең яшен сыпырды.
Шушы абый минем әти булса -
Мин дә булыр идем бәхетле.
Кайталмады әткәм яу кырыннан -
Күрәлмадым андый көнемне.
Юк, кайтмады әткәй, Әлифба эченнән
Кулъяулыгым төшеп калгандай,
Югалды шул әткәм, яныкаем,
Ятып калды сугыш кырында…
Без гаиләдә өч бала идек. Әниебез, балаларым ачтан үлмәсен, фронт өчен дип, көне-төне колхозда эшләде.
Киләчәгем, өметем дип,
Өч балаңны назлап үстердең.
Картлыгыңда ялгыз карчык булып,
Калган гомереңне кичердең.
Үсеп җиткәч, мин дә китеп бардым,
Әнкәбезне ялгыз калдырып.
Һәр көн безне өзлеп көткәнсеңдер,
Моңсу күзләреңне талдырып.
Өебез дә бик-бик иске иде,
Күп нужалар күрдең, әнием.
Инде, җаным, тыныч йокла хәзер,
Оҗмах булсын синең урының.
1958 елны мәктәпне тәмамлап, хат ташучы булып урнаштым. 1963 елда үзем кебек үк ятим егеткә тормышка чыгып, өч малай үстердек. Өебез иске, салам түбәле, җил капкалы иде. Шушы авырлыкларны кулга-кул тотынышып эшли-эшли җиңдек. 38 ел гомер үткәнен сизми дә калдык. 1 ай гына авырып, 1999 елның көзендә иптәшем җан тәслим кылды.
Самарага барам дигәч,
Өметләндем яшәргә.
Ышанычым юкка чыкты,
Калды сагынып сөйләргә.
Кышлар үтеп язлар җиткәч,
Гөрләвек ерып йөрдем.
Җариям күз яшьләре белән
Минем күкрәгемне юды.
Исән-сау терелеп кайтсам,
Йөрер идем мәчеткә.
Шундый олы хыялларым
Бар иде киләчәккә…
Киләчәгем кыска булды,
Ашмады хыялларым,
Яхшы яктан искә алыгыз,
Сау булыгыз, туганнар…
2004 елда олы улыбыз юл һәлакәтендә вафат булды.
Салкын чишмә чокырында
Чыкты минем җаннарым.
Шул турыдан узган чакта
Әрнер, әнкәм, җаннарың.
Сабан туеннан кайттым да
Чыгып киттем шашлыкка,
Гомерең буена җитәрлек
Кайгы төште башыңа.
Әни, җырлар тыңларсың да
Күз яшьләрең түгәрсең.
Син күргән кайгыларны
Берәүгә дә бирмәсен.
Ул чакта капкамны чиратлашып шакыган кайгыларымнан гомерем буе айнымам дип уйлаган идем. Үзең калып, балаңны җирләүдән дә авыррак кайгы юк икән. Менә инде 84 яшем дә тулып килә. Бүгенге көндә кече улым тәрбиясендә яшим. Себердәге улым белән киленем дә, һәр көн шалтыратып, хәлемне белеп торалар, Аллаһыга шөкер. Балаларыма “Бердәмлек” газетасы аша рәхмәтләремне җиткерәм.
Җария ЗЫЯТДИНОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 961


