Иске Ярмәк авылы мәчетендә Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнары имамнары һәм мөәзиннәре җыелышы үтте. Көн тәртибенә киләсе Корбан бәйрәмен үткәрү, авылдагы каберстаннарның хәле һәм җәйге чорда кичке намаз вакытларын билгеләү кертелде.
Җыелышта мәхәллә мәчетләрен ышанычлы дини әдәбият белән тәэмин итү өчен уртак фонд булдыру тәкъдиме каралды. Шулай ук урыннардагы оештыру мәсьәләләре һәм бердәм гамәлләр турында фикер алышынды.
Очрашу ахырында катнашкан имамнарга һәм мөәзиннәргә Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең печате һәм имзасы белән расланган шәһәдәтнамәләр һәм таныклыклар тапшырылды.
Иншә Аллаһ, киләчәктә дә дини йолаларны бертөрле итеп алып бару, барлык мәхәлләләрдә ышанычлы дини китаплар булдыру турында уртак килешү төзелде, һәм җыелыш шуның белән тәмамланды.

Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМ.
Камышлы районы.
Просмотров: 484



Добавить комментарий