19 апрельдә Управленческий бистәсендә урнашкан «Чайка» мәдәният йортында «Ялкынлы яшьлек» татар халык җыр, бию һәм шигърият ансамбленең традицион язгы концерты узды. Бу көнне урамда салкынча булса, залда исә җылы һәм күңелле атмосфера хөкем сөрде.
Концерт гадәттәгечә югары дәрәҗәдә үтте. Ә ансамбльнең барлык артистлары катнашындагы массакүләм номерлар игътибарны аеруча җәлеп итте. Коллективның бик зур эш башкаруы күренеп тора, берничә яңа бию һәм вокаль-хореографик композицияләр дә куелган иде.
Гомумән, “Ялкынлы яшьлек” үз иҗатын даими рәвештә баетып тора, программаларына яңалыклар кертә, үзенчәлекле номерлар уйлап чыгара. Мәсәлән, татар халык җырлары заманча композицияләр белән гармонияле рәвештә яраша, дәртле биюләрне талантлы солистларның моңлы лирик җырлары тулыландыра. Тамаша номерлары, муенсаның сәйлән бөртекләредәй, бер тукталышсыз тезелешеп баралар.
Бу концертта беренче тапкыр бию коллективы җырлый башлады, вокаль төркем исә биеп җырлады. Ә иң ахырдан күрсәтелгән вокаль-хореографик композиция тамашаның кульминацион мизгеле булды. “Ялкынлы яшьлек”нең барлык 28 катнашучысы, бик матур костюмнардан, җырлап һәм биеп, татар сәнгатен һәм мәдәниятен сөюче тамашачыларга, ерак араны якын итеп, Управленческий бистәсендәге “Чайка” мәдәният йортына килгәннәре өчен рәхмәт белдерделәр. Әйе, яраткан ансамбльләренең чыгышын күрер өчен Самара халкы шәһәрдән генә түгел, ә авыллардан да килергә әзер. Һәм ерак юллар алар өчен киртә түгел!
«Бердәмлек».
Просмотров: 442


