«Туган тел» директорының вәкаләтләре озайтылды

0e02281b-f02f-4182-fd4d-addbb8f604974 июньдә Самара өлкәсе татар җәмгыятенең гомуми җыелышы узды

Быел әлеге иң борынгы милли иҗтимагый оешмага 37 яшь тулды. Шушы еллар эчендә аның эшчәнлегендә татар мәдәниятен, мәгарифен, телен һәм, әлбәттә, традицияләрен саклап калуга һәм пропагандалауга зур өлеш керткән йөзләгән актив милләттәшләребез катнашты.

Шунысы куанычлы ки, бу җәмгыять бүген дә үз хезмәтен уңышлы дәвам итә. Соңгы биш елда “Туган тел”нең башкарма директоры вазыйфаларын Гүзәл Ибраһим кызы Рамазанова башкарды. Быел исә аның вәкаләтләренең срогы тәмамланды. Шуңа күрә, Устав таләп иткәнчә, бергә җыелып, яңа директор сайлау яки гамәлдәгесен калдыру максатыннан оешманың гомуми җыелышын үткәрергә карар кылынды.

Утырыш башланыр алдыннан катнашучыларны җәмгыятьнең президенты Ильяс Шәкүров сәламләде. Ул «Туган тел»нең Халыклар дуслыгы йорты һәм хакимият органнары тарафыннан уздырылган милли сәясәт өлкәсендә дәүләт программасын гамәлгә ашыруга юнәлтелгән чараларда катнашып килүен билгеләп үтте. Шулай ук Гүзәл Рамазанованың бишьеллык хезмәтенә югары бәя бирде һәм аңа әлеге иҗтимагый вазыйфасындагы эшчәнлеген дәвам итәргә тәкъдим ясады.

Аннан соң «Туган тел»нең башкарма директоры Гүзәл Рамазанова эш нәтиҗәләре турында хисап тотты һәм оешманың алдагы планнары белән уртаклашты.

Гүзәл Рамазанова соңгы елларда төбәкнең татар тормышында булган вакыйгалар һәм чаралар турында мәгълүмат бирү өчен социаль челтәрләр кулланыла башлавын әйттеп үтте. Шулай ук ул барлык җыелучыларны оешманың эшчәнлегендә активрак катнашырга һәм татар яшьләре белән эшне көчәйтергә өндәде.

Башкарма директорның хезмәте канәгатьләнерлек дип табылды һәм Гүзәл Ибраһим кызы яңадан киләсе бишьеллык срокка сайланды.

097beb4a-73aa-a890-d1d9-f4fb628a049759a41788-4c7a-5af8-0db0-ef2a2ef40497 0e02281b-f02f-4182-fd4d-addbb8f60497

314e89cd-aebc-619b-102e-44b0837e04979744dc51-da4d-7ee7-6a00-6f898ef80497 aba499eb-54bf-4215-489c-d5c782640497 c7fe17b5-1034-7114-4a7f-7afc41910497ebef17b5-1034-7114-4a7f-7afc41910497

Данияр СӘЙФИЕВ.

Әнәс Мингалиев фотосурәте.

«Бердәмлек».

Просмотров: 287

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>