Көч беләктә түгел, дисәләр дә…

cmIlZB0pAQCtFshMoq_IrA9FIOZZRWAl1GN9SJgKwTJNRpNoYvW-_Lp3t4yNYJxg7dqD0uNwvl1Nej2Rik0nAzoO14 яшьлек Тимур Фәткуллин кикбоксинг буенча Дөнья чемпионатында көмеш медальгә лаек булды

2026 елның 3 — 9 августында Алмания башкаласы Берлин шәһәрендә кикбоксинг буенча Дөнья чемпионаты һәм беренчелеге узды. Бу — барлык континентлардан иң көчле сугышчылар җыелган иң абруйлы дөнья беренчелекләренең берсе. 40тан артык ил катнашучылары арасында, РФ тәкъдим иткән команда составында, безнең өлкә спортчылары да бар иде. Самара командасы әлеге ярышларда 26 алтын, 12 көмеш һәм 12 бронза медаль яулап, бик яхшы нәтиҗә күр-сәтте. Әлеге уңышта шәһәребезнең “Мастер” спорт клубында тренер Рафаэль Айсов төркемендә шөгыльләнүче Тимур Фәткуллинның да өлеше бар. Егет лайт-контакт дисциплинасында – көмеш, ә поинт-фай-тингта бронза медальгә лаек булды. Афәрин!

Билгеле инде, мондый тырыш, асыл яшьләребез белән горурланабыз һәм кадерле укучыларыбызны да алар белән якыннанрак таныштырырга тырышабыз.

Самара командасы кайтып җитүгә, Тимур һәм аның тренеры Рафаэль белән очрашып, Берлинга сәяхәт, Дөнья чемпионаты һәм кикбоксинг турында сөйләшеп алдык.

Тимур Салават улы Фәткуллин бу спорт төре белән 5 яшеннән шөгыльләнә башлаган.

— Спортзалга мине әти-әнием табиб киңәше буенча алып бардылар. Минем аякларым бераз авырта иде, ә кикбоксинг аларны ныгыта икән. Шулай, берникадәр вакыт шөгыльләнгәннән соң, миндә әлеге юнәлешкә карата зур кызыксыну туды һәм мин исәнлегемне ныгыту өчен генә түгел, ә ниндидер нәтиҗәләр яулау теләгеннән тагын да тырышыбрак шөгыльләнә башладым, — дип сөйли спортчы.

- Иң беренче җиңелүеңне хәтерлисеңме?

— Бик яхшы хәтерлим, — ди егет, җитди уйланып. — Миңа 6 яшь кенә иде әле. Шәһәр күләмендә узган ярышларда озын буйлы һәм көчле малайга оттырдым һәм елап туп-туры әниемә таба йөгердем. Ләкин тренерым Рафаэль Радиевич мине тотып калды һәм тынычландырды. Ул вакытта тиешле сүзләрен таба белгән, күрәмсең. Аның ярдәменнән башка, бәлки, бүген мин көмеш билбау иясе булмас та идем. Әлеге спортта калуыма шулай ук 7 яшемдә шәһәр ярышларында беренче җиңүем дә зур йогынты ясады. Анда мин барлык көндәшләремне узып, иң-иң була алдым. Шуннан соң үз-үземә ышанычым бераз артты кебек, җиңү тәмен татып карагач, алга таба тагын да әһәмиятлерәк титуллар алыр өчен көч сынашып карау теләге туды.

- Иң төп җанатарларың кем? Аларның синең өчен борчылулары ярышларда ярдәм итәме?

— Һәр ярышларда әти-әнием — минем иң төп борчылучыларым. Аларның һәм туганнарымның кайгыртулары минем өчен бик мөһим, бу миңа көч һәм илһам өсти.

- Җиңелгән вакытларыңда спортны ташлау теләге тумадымы?

— Булгалады инде. Аеруча иптәшләрем уңышлы чыгыш ясаганда, ә мин бүләксез калган очракларда бигрәк тә күңел төшә иде. Ләкин алга таба үсү, осталыгымны арттыру һәм җиңү теләге бу ниятләрне бик тиз юкка чыгаралар иде.

Әңгәмәне тулысынча газетабызның 22 августта чыккан 30нчы санында укый аласыз.

0duGSQXaXRrAi6gnKiql9vIMt2Syh3_4g7k3yRpPXu7sAmb3fkLd_NNiUeH8vjAT_ZJLwheUuAHdbX8olUx64feScmIlZB0pAQCtFshMoq_IrA9FIOZZRWAl1GN9SJgKwTJNRpNoYvW-_Lp3t4yNYJxg7dqD0uNwvl1Nej2Rik0nAzoO LQNANGg1tZWaJMZ7NAjJd7VrAsNg5S-ZcgIAHx5NfF6r_MCJc4kqisAuP65opbJSPcPH_sq_5lLzPlAb18BVb5BU TW9npSEv0TaQAn5Gs-zY24db_drG8GTHtaeoleCcLzlJL4mr5pfP8G-e8igzK2ROjC6IxzXx6KAcEmglbvQ0Uin0

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 441

Комментирование запрещено