Юниорлар арасында дөнья чемпионы һәм 2022 елгы Пекин Олимпия уеннары катнашучысы, Россия фигуралы шуучысы Камилә Вәлиева Россия җыелмасының контроль чыгышларында катнашачак.
«Барыгызга да сәлам! Хәлләрегез ничек? Кәефләрегез ничек, чәршәмбегез ничек уза? Без контроль чыгышларга әзерләнәбез», – дип сөйләде Вәлиева «Фигурное катание на Первом» телеграм-каналында.
Контроль чыгышлар 19 һәм 20 сентябрьдә Мәскәүдә узачак.
Просмотров: 195



Добавить комментарий