В понедельник, 22 июня, в День памяти и скорби в Самаре на площади
В церемонии приняли участие глава региона Николай Иванович Меркушкин, ветераны и участники Великой Отечественной войны, представители Администрации Губернатора Самарской области, областного правительства, органов муниципальной власти, Самарской Губернской Думы, органов муниципальной власти, ГКУ СО «Дом дружбы народов», национально-культурных организаций.
В обращении к жителям региона Николай Иванович Меркушкин подчеркнул:
«Сегодня мы вспоминаем тех, кто отдал свою жизнь за свободу и независимость нашей Родины. 22 июня 1941 года враг вероломно напал на нашу страну и началась самая страшная, самая кровопролитная в истории человечества война — Великая Отечественная».
Глава региона отметил, что каждый солдат, каждый офицер воевал за нашу великую страну и за свою малую Родину, за отчий дом.
«Более пятисот тысяч самарцев ушли на фронт. С полей сражений не вернулись 226 тысяч — почти каждый второй, — напомнил руководитель области. — Вместе, плечом к плечу, они бились с врагом. Их монолитная сплоченность, самоотверженность и мужество навсегда останутся для нас высочайшим образцом патриотизма.
Мы будем свято хранить каждую крупицу правды о войне, чтобы память о великом ратном и трудовом подвиге нашего народа передавалась из поколения в поколение. Низкий поклон вам, дорогие наши фронтовики и труженики тыла, за ваш бессмертный подвиг. За каждый день жизни под мирным небом в свободной и независимой стране».
В память о трагических и героических страницах нашей истории, о людях, в чьих судьбах эта история воплотилась, была объявлена минута молчания.
Наталия ХАРИТОНОВА.
* * *
22 июньдә, сугыш башланган Хәтер һәм кайгы көнендә, Самараның Дан мәйданындагы мәңгелек ут янына чәчәкләр кую тантанасы уздырылды.
Мәйданга күпләп сугыш һәм хезмәт ветераннары, шәһәр халкы, патриотик клубларда шөгыльләнүче укучы балалар, Халыклар дуслыгы йорты җитәкчелеге һәм милли оешмалар вәкилләре җыелды.
Тантанада Россия Федерациясенең фән һәм мәгариф министры урынбасары Вениамин Каганов, Дәүләт Думасы депутаты Ольга Баталина, өлкә губернаторы Николай Меркушкин, губерна Думасы рәисе Виктор Сазонов, шәһәр администрациясе башлыгы Олег Фурсов, Самара шәһәре Думасы рәисе Александр Фетисов катнаштылар.
Николай Иванович Меркушкин халыкка мөрәҗәгать итеп: “Бүген без Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерләрен биргән ватандашларыбызны искә алабыз. 1941 елның 22 июнендә иң куркыныч, иң канкойгыч сугыш — Бөек Ватан сугышы башланган иде.
Самара өлкәсеннән бу сугышка 500 меңнән артык кеше киткән булса, туган якларына нәкъ яртысы — 226 мең солдат кына әйләнеп кайткан. Аларның батырлыгы иң югары патриотизм үрнәге буларак гасырларда сакланачак.
Без сугыш турындагы мәгълүматларны түкми-чәчми кадерләп сакларга һәм буыннан-буынга тапшырып барырга тиешбез. Сезнең курку белмәс батырлыгыгыз, көнне төнгә ялгап эшләгән эшләрегез алдында, кадерле сугыш һәм хезмәт ветераннары, түбәнчелек белән баш иябез”, — дип белдерде.
Ватан өчен гомерләрен биргән сугышчыларны искә алу өчен бер минут тынлык игълан ителде, Мәңгелек ут янына чәчәкләр куелды.
Мондый чаралар өлкәбезнең барлык кечкенә шәһәрләрендә, район үзәкләрендә һәм авылларында үткәрелде.
Мәсәлән, Камышлы район үзәгендә илебез азатлыгы өчен һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган мемориаль комплекс янында митинг үткәрелде. Район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов Бөек Ватан сугышында Ватан өчен көрәшкән якташларыбызның исемнәре халык хәтереннән мәңге җуелмаячагын белдерде һәм аларны бер минут тынлык белән искә алуны соралды. Ахырдан һәйкәл янына чәчәкләр куелды.
Эльвира РӘФЫЙКОВА.
КОНТЕКСТ:
Камышлыда Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг үтте/ В Камышле прошел митинг, посвященный Дню памяти и скорби (ФОТО)
Просмотров: 1638