Социаль хезмәт күрсәтү бүлекләре эшләү — өлкәннәр бәхетеннәндер ул. Шушы өлкә хезмәткәрләрен көтеп алабыз без, бигрәк тә балалары читтә яшәгәннәр. Алар килеп кергәч тә үзеңнең кирәкле кеше икәнеңне аңлап та сөенеп куясың, күңелләр күтәрелеп китә, авырулар да онытылып тора.
Мине Нурфия кызы Галимуллина карый. Үз кызымдай күрәм инде бу баланы. Кирәк-яракны алып килеп бирә, даруларны да вакытында китерә, эчерә. Хуҗалыктагы эшләрне дә белеп эшли. Сөйләшүе дә ягымлы, тавышы да йомшак аның, күңелгә дару булып ята торган. Өлкәннәр бит алар сабый бала кебек. Яңа елга китергән бүләкләренә дә сабыйлардай куандык без.
Социаль хезмәткәрләрнең бер гаилә булып тату эшләүләре җитәкченең күңел биреп эшләвеннән килә. Безнең авыл бүлеге җитәкчесе Гөлүсә кызы Зарипова бар яктан да үрнәк булырлык ханым да, әйбәт җитәкче дә.
Рәхмәт, балалар. Киләчәк елларда да шулай көләч йөзле, шат күңелле булып, безне сөендереп яшәгез һәм эшләгез.
Барлык өлкәннәр исеменнән Мәгъдәнур апагыз Кәримова.
Яңа Усман авылы.
Просмотров: 1035