Яңа Ярмәк кызлары назлы да, сөйкемле дә…

Бәйгене оеш­тыручы, клуб мөдире Рузалия Гафурова “Гламур кыз” номинациясендә җиңүче Аде­лина Хәмидуллина белән.

Бәйгене оеш­тыручы, клуб мөдире Рузалия Гафурова “Гламур кыз” номинациясендә җиңүче Аде­лина Хәмидуллина белән.

Камышлы районының Яңа Ярмәк авылы клубында 8 Март бәйрәме уңаеннан “Озын толым” бәйгесе уздырылды. Бу тамашачы тарафыннан бик җылы каршыланды.

Татар кызлары элек-электән чибәрлекләре, тыйнак, уңган булулары белән дан тотканнар бит, ә аларның матурлыгы чәч толымнарының озынлыгына да бәйле булган. Андый кызлар Яңа Ярмәктә дә күп икән.

Клуб мөдире Рузалия Га­фурова әниләрне, апаларны, кызларны Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән тәб­рикләп, чараны башлап җи­бәрде. Китапханәче Алисә Ха­матшина да бәйрәмгә кил­гән хатын-кызларга җылы сүзләрен җиткерде. Аннан соң берсеннән-берсе чибәр, зифа буйлы кызлар сәхнәгә кү­тәрелеп, үзләре белән таныштырдылар, исемнәренең мәгънәсе турында сөйләделәр, аш-суга, җыр-биюгә, тапкырлыкка, киенү, прическалар ясау­га осталыкларын күрсәттеләр. Ае­руча Ләйсән Фәйзуллинаның озын толымнары үтә дә матур булып күренде.

Бәйге концерт программасы белән үрелеп барды. Авы­лыбызның шагыйрәсе Гөлсинур апа Гафурова үзе язган “Озын толым” дип аталган шигырен укыды, ә Юлия Шакирова залда утыручы әниләргә, апаларга җыр бүләк итте.

Мәртәбәле жюри “Озын толым“да катнашучыларның һәр чыгышын бәяләп, нәтиҗә чыгарды. Ләйсән Фәйзуллина — “Назлы”, Әлфинә Мөгыйнова “Сөйкемле” номинациясе буенча бүләкләнделәр. Кыз­ларның “Иң нәзакәтле”се Алисә Гусаинова булса, Аделина Хәмидуллинаны жюри әгъзалары “Гламур кыз” дип атадылар. Ә Яңа Ярмәкнең “иң озын толым”лы кызы Гүзәл Эссенова булды. Бу кызларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Рузалия ГАФУРОВА,

Яңа Ярмәк авыл клубы мөдире.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1319

Комментирование запрещено