Более 1,2 млн человек посетили Казанский Кремль с начала года / Зилә Вәлиева Казан Кремлендә быел күпме турист булганын әйтте

kazanС начала года музей-заповедник «Казанский Кремль» посетили более 1,2 млн человек. Об этом сегодня в беседе с корреспондентом ИА «Татар-информ» рассказала директор музея-заповедника Зиля Валеева.

Напомним, по итогам прошлого года Казанский Кремль посетило рекордное число туристов – свыше 2,1 млн человек. Число посетителей музея-заповедника в первом полугодии 2016 года уже превысило результаты аналогичного периода прошлого года. Так, по состоянию на 15 июня число посетителей Казанского Кремля оказалось больше 1,2 млн человек.

Пик численности туристов, по мнению директора музея-заповедника, приходится как раз на летний период.

При этом собеседница агентства отметила, что не стоит гнаться за рекордными показателями посещаемости. «Такой цели и не стоит», – пояснила Зиля Валеева.

По ее словам, главная задача Казанского Кремля как объекта Всемирного наследия ЮНЕСКО заключается прежде всего в обеспечении сохранности культурных объектов.

«Татар-информ».

* * *

Ел башыннан Казан Кремлендә 1,2 миллионнан артык кеше булган. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгына музей-тыюлык директоры Зилә Вәлиева белдерде.

Искәртеп үтик: узган ел Казан Кремлендә рекордлы санда туристлар — 2,1 миллионнан артык кеше булган. 2016 елның беренче ярты елында музей-тыюлыкта булучылар саны узган елның шул чоры нәтиҗәләреннән арткан. Шулай итеп, 15 июньгә булган мәгълүматларга караганда, Казан Кремленә килүчеләр саны 1,2 миллионнан артып киткән.

Музей-тыюлык директоры фикеренчә, туристлар саны күплеге җәйге чорга туры килә. Шул ук вакытта агентлык әңгәмәдәше туристларның рекордлы саны артыннан куарга кирәкми, дип билгеләп үтте. «Андый максат куелмады», — дип аңлатма бирде Зилә Вәлиева.

Аның сүзләренчә, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты буларак, Казан Кремленең төп бурычы, барыннан да элек, мәдәни объектларны саклауны тәэмин итүдән гыйбарәт.

«Татар-информ».

Просмотров: 1081

Комментирование запрещено