
Иске Ярмәк авылының өлкәннәргә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Гали Каюмов һәм Яңа Ярмәк авылында социаль ярдәм күрсәтүче Гөлфия Әһлиуллина.
Безнең Яңа Ярмәк авылында һәр өйгә кояш кебек елмаеп килеп керүче ханымнар — социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре бар.
Хатын-кыз күңеле. Аны чалт аяз көндәге зәңгәр күккә тиңләп буладыр, мөгаен. Аның тормышының иң асыл мизгелләре әле алда сыман, күңеле киләчәккә ашкына. Үзе белән бергә бар кешеләр дә бәхетле булсыннар, елмайсыннар-көлсеннәр, аның кебек киләчәккә, яктылыкка, яхшылыкка ышанып яшәсеннәр, диясе килә. Һәр хатын-кыз бердәнберен табып, гаилә корып балалар үстерергә хыяллана, кайгы-шатлыкларын бүлешердәй җан дуслар эзли, кешеләрне сөендерерлек зур эшләр башкарырга омтыла.
Хатын-кыз! Берүк үз-үзеңә ышанычыңны какшатмасыннар да, өмет-хыялларыңны гына аңласыннар иде. Күңел күгеңне авыр болытлар капламасын, дөнья рәхимсез, тормыш күңелсез төсле тоелмасын, көенечләр күз яшьләренә әйләнеп керфек очларына таммасын.
Хатын-кыз күңеле табышмак. Аның серле тирәнлеген аңлый алучылар табылырмы? Авырлыктан җебеп төшмәбезме? Өметебезне өзмик.
Безнең Яңа Ярмәк авылында һәр өйгә кояш кебек елмаеп килеп керүче ханымнар — социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре бар. Менә алар: Мая Фәйзуллина, Гөлфия Әһлиуллина, Рамилә Эссенова, Асия Хөсәенова, Разыя Арсланова һәм Фәвыйлә Гайнуллина. Алар барысы да үзләренең хезмәтләрен ихлас күңелдән, шатланып башкаралар. Аларның мөлаем йөзләре, тәмле сүзләре, игътибарлылыклары йөрәгебезгә дәва була. Хөрмәтле авылдашларым гаиләләрендә үрнәк ана, инсафлы тормыш иптәше, уңган хужабикәләр. Барысы да үз йортлары, җирләре белән яшиләр. Күбесе күп итеп кош-корт, мал асрыйлар, бакчачылык белән шөгыльләнәләр.
Кызларыбызның әле мактауга лаек тагын бер сыйфатлары бар — алар авылыбызның иң оста җырчылары, биючеләре. Алар концерларда да теләп катнашалар, шимбә өмәләрендә дә. Бөтен җирдә өлгер безнең уңган кызларыбыз.
Кызлар! Сезне чын күңелдән язлар килү белән котлыйм. Яз үзе яшьлек, шатлык бит ул. Бәхетле булыгыз!
Чәчәк бәйләмнәре бүләк итсәк,
Чәчәк бәйләмнәре шиңәр ул.
Йөрәк җылыбызны бүләк итсәк,
Суынмыйча мәңге торырул.
Розалия ГАФУРОВА, клуб мөдире.
Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 1129