Хуш килдең, Нәүрүз!

Сәхнәдә – казах кызлары биюе.

Сәхнәдә – казах кызлары биюе.

Нәүрүз — төрки халыкларының Яңа көн дип аталучы, язгы чәчүгә әзерләнү алдыннан үткәрелә торган бәйрәме. Аны никадәр күңелле, мул өстәлләр белән каршы аласың, шулкадәр ел уңышлы була, диләр. Шуңа да март ахырында Хворостянка районы үзәгендә казах халкы тарафыннан уздырылган “Нәүрүз-2017” бәйрәмен югары дәрәҗәдә үткәрү өчен күп көч куелган, минемчә.

“Йолдыз” мәдәни ял итү үзә­ге хезмәткәрләре иртүк көез тирмәләр кую белән мәшгуль иде. Шул арада Мәскәүдән, Толь­яттидан, өлкәбезнең төрле районнарыннан кунаклар да килеп җитте. Самарадан өлкә Халыклар дуслыгы йорты, региональ “Самара өлкәсе халык­лары берлеге” иҗтимагый оеш­масы, милли-мәдәни бер­ләш­мәләр вәкилләре дә чакырылган иде.

Кунаклар халык иҗаты һәм фотоэкспозицияләр күр­гәз­мә­ләре белән танышып йөр­гән арада “Виктория” спорт комп­лексында мини-фут­бол буен­ча ярышлар башланды. Ә янәшәдәге паркта “Рос­сиянең көче — халыклар бер­дәм­ле­гендә” девизы астында парад оештырылган иде. Һава торышы кинәт кенә начарланып китү сәбәпле казахча көрәшне, армрестлингны һәм башка бәйгеләрне һәм уеннарны янә­шәдәге спорт мәктәбе бинасына күчерергә туры килсә дә, ярышлар бик кызу һәм мавыктыргыч узды.

…Мәйданның бер читендә урнаштырылган тирмәдән, борыннарны кытыклап, тәмле аш исләре чыга башлады.  Андагы зур өстәлләрдәге табында  ниләр генә юк иде! Бавырсак дисеңме, бишбармак, казылык дисеңме? Барысыннан да аз-аз гына авыз иткәннән соң халык мәдәни ял итү үзәгенә юнәлде. Анда кунакларны искиткеч бәйрәм концерты көтә иде.

Алып баручылар якташларын, килгән кунакларны бәйрәм белән котлап, өлкә губернаторы администрациясенә, өл­кә мәдәният министрлыгына, Халыклар дуслыгы йортына һәм Хворостянка районы ад­министрациясенә рәхмәт­ләрен белдереп, мөхтәрәм кунакларны сәхнәгә чакырдылар.

Өлкә администрациясе каршындагы җә­мәгатьчелек  фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе, баш консультант Надежда Оси­пова, өлкә мәдәният ми­нистр­лыгының территория­ара ресурслар белән тәэмин итү идарәсе консультанты Мария Пошехонова һәм башка мөхтәрәм кунаклар да матур теләкләрен җиткерделәр. Өлкә иҗтимагый палатасы әгъзасы, “Өлкә азәрбайҗаннар лигасы” рәисе Ширван Керимов,  региональ “Самара өлкәсе халыклары берлеге” иҗтимагый оешмасы рәисе Ростислав Хугаев та сәхнәгә күтәрелеп, кунакларны бәйрәм белән котладылар һәм Хворостянка җиренең тагын да чәчәк атуын, киләчәктә дә өлкәбездә төрле милләт халыкларының дус яшәвен те­ләделәр.

Ә өлкә “Ак жол” казах милли-мәдәни автономиясе президенты Есмухамбет Нуржановны хворостянкалылар кунакчыллылык, тынычлык символы — яңа гына пешкән күмәч белән каршы алдылар. Хворостянка районы башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Александр Адоевский киләсе елда казах халкының өлкә Нәүрүз бәйрәме үтәчәк Большая Глушица районының иҗтимагый мәсьәләләр буенча район башлыгы урынбасары Елена Славинскаяга бәйрәм символын — алтын белән йөгертелгән домбраны тапшырды.

Чарада бүләкләүләр дә күп булды. Казах телен һәм мәдәниятен  үстерүгә һәм сак­лап калуга, регионда халыкара дуслыкны ныгытуга  зур өлеш кертүче  өлкә “Ак жол” казах милли-мәдәни автономиясенең “Елемай” Большая Глушица районы филиалы җитәкчесе Мос­тафа Туружбаевка, “Йолдыз” мәдәни үзәге җитәкчесе Жексен Мөхәмбәткалиевка губернатор Николай Меркуш­кинның Мактау грамоталары тап­шырылды.

Бәйрәм бик матур концерт номерлары белән үрелеп барды. Самарадан килгән “Айгөл” халык бию ансамбленең кече төркеме чыгышы, Елена Кос­тырева җитәкчелегендәге “Улыб­ка” эстрада бию ансамбле башкаруындагы “Дуслык поезды” биюе аеруча ис­тә калырлык булды. Кинель рай­онының “Еркемай”, Кинель-Чер­кас­стан “Чародеи” халык бию ансамбльләрен дә халык кай­нар алкышларга күмде. Ә Ай­гөл Җәлелова җитәкләгән Са­мараның медицина университы каршында эшләп килүче “Жемчужина” ансамбле искиткеч “Малазия чәчәкләре” бию­ен күр­сәтте. Концерт Казахстан Рес­публикасының  атказанган мәдәният хезмәткәре Салават Солтанов башкаруында “Ватан” җыры белән тәмамланды. Ә күңел ачулар Хворостянкада әле кичкә кадәр дәвам итте.

Навруз

Өлкә “Ак жол” казах милли-мәдәни автономиясе президенты Есмухамбет Нуржанов Нәүрүз күмәченнән авыз итә.

Сәхнәдә – казах кызлары биюе.

Сәхнәдә – казах кызлары биюе.

Сергей КАЛАБИН, “Чагринские зори” газетасы хәбәрчесе.

(Язма “Бердәмлек” газетасы өчен махсус әзерләнде).

Хворостянка районы.

Автор фотосурәтләре.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1003

Комментирование запрещено