Казанның Габдулла Тукай исемендәге Филармония концерт залында танылган милли дизайнер Ләйсән Хаҗиеваның “Ләйсән сәйләннәре” дип аталган милли кием коллекциясен тәкъдим итү кичәсе булып узды.
Тамашада Ләйсән Хаҗиева теккән дүрт коллекция тәкъдим ителде: аклы-каралы стиль, “Яшьләр” коллекциясе, татар орнаментлары һәм Шәрыкъ чалымнары кушылган “Шәһризадә”, чәшке, ефәк, асылташлар белән бизәлгән “Сөембикә” коллекциясе.
Модельерны уңышы белән котларга килүчеләр арасында Идел буе районының бермандатлы округтан Россия Дәүләт Думасына сайланган депутат Фатих Сибагатуллин да бар иде.
“Бик кирәк иде менә шушындый тамаша, чөнки нинди генә бәйгеләр уздырмыйлар. Минем инде яшем дә бар, аннан соң әзрәк хатын-кызларда да, кем әйтмешли, “толк” белә торган ир-ат дип саныйм үземне. Шуңа күрә матурлык бәйгеләрен карарга оялам. Чыннан да, татар кызларын алай итеп чишендереп чыгару ул минем өчен оят әйбер”, – диде ул.
Депутат хәзерге модага карата да үз фикерен белдерде.
“Хәзер киемнең ниндие генә юк, – диде ул. – Без бала вакытта әгәр дә чалбар ертылса, елый идек. Бүген кызлар ертык чалбар кия. Әле аның бәясе дә кыйммәтрәк бит! Менә адәм көлкесе бу, валлаһи! Хатын-кызга башта инде чалбар кию килешми иде, хәзер ертыгы китте. Тагын нәрсә чыгар? Кайберәүләр, имеш безнең татар кызлары, татар хатыннары хиҗапка чорнала, дип гаепли. Ертык ыштан кигән кешене гаепләүче юк. Әгәр хиҗап модага керә икән, аның бер гаебе, бер ояты да юк. Мода ул керә дә чыга. Әмма өскә ак, аска кара кию эшлекле стиль булса да, бик матур да.
Фатих Сибагатуллинның туй стиле турында да үз фикере бар.
“Кәләш туйда ак күлмәк кия, ә ир-ат кара кәчтүм. Хатын-кызга башлана ак көннәр, ир-атка кара көннәр. Ә гарәп илләрендә киресенчә, кәләшне бичара итеп карага төреп куялар, ирләр үзләре ак-актан киенә. Менә шундый мода. Заман үзгәргән саен элеккечә генә яшәп булмый. Безнең әбиләр алъяпкыч япкан, хәзер аңа ихтыяҗ юк. Менә монда карап торам шундый зәвык белән матур эшләнгән киемнәр бар. Татар кызлары шул стильдә киенеп йөрсә, бөтен нәфислекләрен саклаячак”, – диде ул.
Милли киемнәрне модель кызлар гына түгел, бер төркем артистлар да тәкъдим итте. Шулай ук тамашага билет алып килүчеләр арасында Ләйсән Хаҗиева коллекциясеннән акча янчыгы, итәк, яулык кебек милли аксессуарлар да уйнатылды.
Исегезгә төшерәбез: Ләйсән Хаҗиева – танылган журналист, “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррир урынбасары Габделбәр Ризвановның кызы. Моңа кадәр татар җәмәгатьчелеге аны дини стильдә киемнәр тегүче буларак белә иде. Соңгы елларда Ләйсән Хаҗиева миллилеккә йөз тоткан киемнәр тәкъдим итә башлады.“Ләйсән сәйләннәре” проектыннан соң ул Татар костюмы студиясе ачарга җыена.
* * *
Депутат Государственной Думы Фатих Сибгатуллин словесно обыграл факт неприятия хиджаба со стороны определенных кругов российского общества в своем выступлении во время презентации новой коллекции одежды известного татарстанского дизайнера Лейсан Хадиевой “Ләйсән сәйләннәре”, прошедшей 15 мая в концертном зале казанской Филармонии имени Г. Тукая. Об этом сообщает татароязычная версия портала Татар-информ.
«Мы в детстве, если штаны порвались, плакали. Сегодня девушки сами одевают рваные штаны, которые стоят дороже!…Раньше женщины стеснялись вообще штаны надевать, а сегодня одевают уже рваные. Кое-кто обвиняет наших татарских девушек и женщин в том, что они, дескать, «завернулись в хиджаб», а вот тех, кто одевает рваные штаны никто ни в чем не обвиняет. Если хиджаб входит в моду, в этом нет никакой вины и никакого стыда. Мода приходит и уходит»,- заявил Сибгатуллин .
Сама Лейсан Хадиева известна своей коллекцией мусульманской одежды, удостоенной международной премии.
Сейчас, по словам самого дизайнера, ее больше интересуют татарские национальные мотивы в одежде.
Ранее, 25 ноября 2016 года, Госсовет Татарстана принял постановление, в котором предлагается определить День национального костюма. Национально ориентированная общественность республики считает, что представители власти должны носить одежду с «местным колоритом». Такие меры, по ее убеждению, будут способствовать сохранению татарской национальной идентичности.
Просмотров: 997