Туган көнең уңаеннан сиңа котлауларның иң кайнарын, теләкләрнең иң изгесен җиткерәбез!
Син һәрвакытта да сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел булдың. Тормыш иптәшең Туктар әфәнде белән (урыны оҗмахта булсын) бергәләп акыллы, уңышлы, татар милләтенә игелекле балалар — улларыгыз Тәлгать һәм Рифкатьне, кызыгыз Рәмзияне — тәрбияләп үстердегез.
Аллаһы Тәгалә сине исәнлектән аермасын, балаларыңның игелеген күреп, саулыкта, муллыкта, шатлыкта гомер кичерүеңне телибез.
Ал син бездән тәбрик сүзен,
Шушы булсын бездән бүләкләр,
Тыныч тормыш, саулык, озын гомер
Сиңа бүген бездән теләкләр.
Шәкүровлар гаиләсе.







И.Г.Шәкүров,
Хөрмәтле Миләүшә туташ!



Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез. Исәнлек-саулык, кояштай озын гомер, җан тынычлыгы телибез. Язлардай ямьле, җәйләрдәй матур, көзләрдәй мул тормышта яшәгез!
Сезне туган көнегез белән котлап, ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, чиксез шатлыклар насыйп итсен.

