25 апрель — “Бердәмлек” туган көн
Бердәмлек газетасының 16нчы санында басылган «Бердәмлек»тә укырлык нәрсә бармы, юкмы?» дигән мәкаләне укыдым да аптырап калдым. Шаһидә ханым газета эшен белмидер ул. Мин үзем 25 ел дәвамында район газетасында хәбәрче булып эшләдем. «Бердәмлек» газетасына да төрле мәкаләләр, шигырьләр, хикәяләр язып тордым. Бер мәкаләмне дә чыгармыйча калдырмадылар. Рәфгать абый (мин аңа үз итеп шулай эндәшәм) үзенең киңәшләре белән аларның эчтәлеген тагын да баетырга ярдәм итә. Бер сүз белән әйтсәм, “Бердәмлек” миңа профессиональ яктан үсәргә, каләмемне шомартырга киң юл ачты. Газеталарга яза-яза, үземнең биш китабымны бастырып чыгарырлык дәрәҗәгә җиттем. Монда «Бердәмлек»нең дә, анда эшләүче хезмәткәрләрнең дә өлеше бар. Читать полностью