Бүген – татарның танылган драматургы, үзе исән чагында ук классик язучыга әверелгән Туфан Миңнуллинның туган көне. Әгәр исән булса, Туфан абый бүген үз тирәсенә якыннарын җыеп, 79 яшьлеген бәйрәм итәр иде.
Хәер, бәйрәмнәргә исе китми иде бугай аның, ул гел эш атын хәтерләтә иде. Дәүләт эшләреннән тыш, җәмәгать эшләрендә дә гаять актив катнашты, халык арасында булды. Шуңадырмы, аның үлемсез әсәрләре зал тутырып халык җыюын дәвам итә. Читать полностью



Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының, татар телендә белем бирә һәм татар теле предмет буларак укытыла торган мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең VI Бөтенроссия корылтаена Самара өлкәсе делегациясе белән Самарадан “Яктылык” татар мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәния ГЫЙЛӘҖЕВА да барган иде. Әлеге корылтайда нинди мәсьәләләр күтәрелүе, өлкәбезнең татар мәктәпләре өчен аның нинди яңалыклар алып кайтуы турында сөйләшеп алдык.

Табигатьтә туктаусыз ачышлар булып торса да, әле гаҗәеп күренешләрнең иге-чиге юк. Мәсәлән, бал кортларының яшәү рәвеше генә дә – үзе бер могҗиза. Бу турыда Иске Ярмәк авылы имам-хатыйбы, Камышлы һәм Кләүле районнары имам-мөхтәсибе Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМОВ белән әңгәмә кордык.
Күрше Ульян өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты һәм Самара татарлары арасындагы бәйләнешләр күптән, 25 ел элек үк башланган иде. Анда татар оешмасы да, татар газетасы да алданрак барлыкка килгәнлектән, самаралыларга алар салган сукмактан атлавы җиңелрәк булды. Без бүген дә ульянлылардан үрнәк алып яшибез һәм киңәшеп эшлибез.
ШЕФ БАШКИРСКОГО ТЕЛЕВИДЕНИЯ — О РАЗВИТИИ ПЕРЕДАЧ НА НАЦИОНАЛЬНЫХ ЯЗЫКАХ, О ТОМ, ПОЧЕМУ ТЕЛЕКАНАЛ БСТ НЕ ПОКАЗЫВАЕТ МАТЧЕЙ АНГЛИЙСКОЙ ФУТБОЛЬНОЙ ПРЕМЬЕР-ЛИГИ, И ПОЧЕМУ БУДУЩЕЕ ЗА СИМБИОЗОМ ТЕЛЕВИДЕНИЯ И ИНТЕРНЕТА
ПРОБЛЕМЫ КРЫМСКИХ ТАТАР НАЧАЛИСЬ ИЗ-ЗА ТОРГА СОВЕТСКОГО СОЮЗА И АМЕРИКИ ПО ПОВОДУ ОТКРЫТИЯ ВТОРОГО ФРОНТА
Без, ничектер, әһәмиятле вакыйгаларга битараф була башладык әле. Югары казанышларга тәмам күнектек ахры. Югыйсә, Казанда, Татарстанда бүген уздырыла торган дөньякүләм спорт чаралары турында да, республикага килгән туристлар агымы да соңгы дистә ел эчендә генә ирешелгән уңыш бит. Чыннан да, республика җитәкчелегендә әйткән сүзен үти торган шәхесләр булганда, изге ниятләр, зур хыялллар чынга аша.
ЧТО СТАЛО ПРИЧИНОЙ РАЗДОРА ТАТАР В МОСКВЕ И КИЕВЕ, ПОЧЕМУ «ТАТНЕФТЬ» ДОЛЖНА ВМЕШАТЬСЯ В ДЕЛА ТАТАРСКОЙ ОБЩИНЫ КИЕВА И ЧЕМ ЗАНЯТА В ВКТ ФАУЗИЯ БАЙРАМОВА. ЧАСТЬ 2-Я