
Исламнур Фәтхетдинов
Әлхәмдүлилләһ, татарлар, төрле тармакларда эшләп, югары дәрәҗәләргә ирешәләр, абруй казаналар, үзләрен бөтен илгә таныталар. Бу очракта мин, бөтен гомерен нефть тармагына багышлап, 57 еллык хезмәт юлын лаеклы үткән милләттәшебез — Татарстанның Әлмәт шәһәрендә яшәүче Исламнур Хәсән улы Фәтхетдинов турында сүз алып барам. Батыр һәм көчле ирләр һөнәре булып саналган бораулаучы белгечлеген яшьли сайлап алып, гомере буе аңа тугры калган ул. Һәм әле бүген дә, 75 яшендә булуына карамастан, шушы тармакта көч куя. Алай гына да түгел, Исламнур абый, хезмәт юлын бораулаучы ярдәмчесеннән башлап, җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелгән. Һәм барысына да үз тырышлыгы белән ирешкән. Читать полностью →