В Казани пройдет XVI Всероссийский форум татарских религиозных деятелей / Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенында илнең 79 төбәгеннән 1 мең кеше катнашуы көтелә

c3b21a598a5b676e986a6a5836ee6ef3С 15 по 17 мая в Казани пройдет XVI Всероссийский форум татарских религиозных деятелей, который объединит тысячи делегатов из 79 регионов компактного проживания татар, рассказал на пресс-конференции «Татар-информа» председатель исполкома Всемирного конгресса татар Данис Шакиров.

Самая большая делегация прибудет из Республики Башкортостан – более 90 человек. На форум приедут религиозные деятели Камчатки, Магадана, Якутии, ДНР, ЛНР и Запорожской области, сообщил Данис Шакиров.

Традиционно даты проведения форума ориентируются на «Изге Болгар Жыены». Заключительный день форума пройдет в день проведения мероприятия в Болгаре.

tatar-inform.ru

***

15-17 май көннәрендә узачак «Милли тормыш һәм дин» XVI бөтенроссия татар дин әһелләре җыенында Россиянең 79 төбәгеннән 1 мең татар катнашуы көтелә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров әйтте.

Ул форум кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш, хәләл маркет, дискуссия мәйданчыклары эше ниятләнгәнен билгеләп узды.

«Иң зур делегация – ут күршеләребез Башкортстаннан, аннан 90 кеше көтелә. Иң ерак төбәкләр – Ерак көнчыгыштан, Камчатка, Магадан, Хабаровск, Саха Якутиядән делегатлар киләчәк. Донецк, Луганск республикалары, Запорожье өлкәсеннән татар дин әһелләре катнашачак. Төбәкләр мәхәлләләр каршында делегацияләр формалаштыра», – диде Данис Шакиров.

Ул изге Болгар җыены май аенда узуына халыкның күнеккәнен, меңләгән кеше Болгарга агылуын бигеләп узды. «Милли тормыш һәм дин – татар дөньясы өчен аерылгысыз төшенчәләр. Барлык халыкларны бергә туплый торган чара», – диде ул.

Данис Шакиров 1989 елдан башлап изге Болгарга беренче булып Идел буе төбәкләрендә, бигрәк тә Чувашстанда яшәүче татар халкы сукмак салганын искәртте.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 375

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>