Во вторник, 6 мая, в актовом зале Камышлинского центра культуры и досуга состоялось расширенное заседание собрания представителей района. На повестку дня депутатского корпуса был вынесен один вопрос – о назначении главы администрации района.
Во вторник, 6 мая, в актовом зале Камышлинского центра культуры и досуга состоялось расширенное заседание собрания представителей района. На повестку дня депутатского корпуса был вынесен один вопрос – о назначении главы администрации района.
Дүрт ел илемне сугыш иңләгән,
Дүрт ел буена кан койган халкым.
Күпме яшь түккән, күп иза чиккән
Олы-кечесе, бала-чагалар.
Принимать в своих стенах ветеранов Великой Отечественной войны и тружеников тыла стало хорошей традицией школы «Яктылык» города Самара. Вот и в этом году, 7 мая, встреча прошла празднично, торжественно, волнующе и трепетно. Читать полностью
Мидхәт ага Саниев
Исән-имин кайткан сугышчыларыбыз берәм-берәм бакыйлыкка күчеп баралар. Гали авылында да инде алар өч бөртек кенә калды
Илебез Бөек Җиңүнең 69 еллыгын билгеләп үтә. Алмагачлар чәчәккә бөреләнгән бу матур бәйрәм көннәрендә Ватаныбызны явыз фашистлардан азат иткәндә һәлак булган корбаннарны, бер телем икмәккә тилмереп, аналарының күзләренә карап ачлыктан үлгән сабыйларны, яшьли тол калган хатын-кызларны, ятимлек ачысын татып үскән балаларны искә алабыз, корбаннарның каберләренә чәчәкләр куеп дога кылабыз.
Сугышка киткән якташларыбызның күбесе чит-ят җирләрдә ятып калды, бик азы гына туган якларына кайтып, шушы көнгә кадәр яши алды. Гали авылыннан сугышка киткән 511 ир-егет һәм 5 хатын-кызның 283се туган авылын кабат күрү бәхетенә ирешкән. Читать полностью
Миңа бер төркем хәрби ветераннар белән Самараның Идел буе бистәсендәге 43 санлы мәктәп музеенда булырга насыйп булды. Безгә аның бик тә эчтәлекле композицияләре белән экскурсовод Валентина Федоровна Косенкова таныштырды, Самарада оештырылган 58нче Кызыл Байраклы Прага исемендәге гвардия дивизиясе сугышчыларының Бөек Ватан сугышы елларында үткән көрәш юллары турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.
Мәгълүм булганча, бу дивизиянең 31 хәрби хезмәткәре Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. Музейны оештыруда Идел буе бистәсендә яшәүче сугыш ветераны полковник Баязит Мәҗит улы КАЗАКОВ күп көч куйган. Ул хәзер дә, өлкән яшьтә булуына карамастан, музейның эше белән гел кызыксынып, үзенең киңәшләре белән аңа ярдәм итеп тора икән. Читать полностью
Күп хатын-кызлар Бөек Ватан сугышы елларында тылда эшләп, нужа чиккән булсалар, Похвистнево районының Яңа Мансур авылында гомер итүче, унынчы дистәне вакларга керешкән Гыйльменур Әбүбәкер кызы Минаҗиева унтугыз яшеннән фронтка китә. Читать полностью
“Бердәмлек” газетасының 7нче санында (12.02.14) Эльмира Шәвәлиеваның “Булдымы бердәмлек, булмадымы?” дигән язмасын укыгач, үз фикеремне әйтмичә кала алмадым.
Татарны да, башка милләт халыкларын да берләштерү безнең заманда җиңел эш түгел. Күпме кеше булса — шул хәтле фикер. Моны тарих та раслый. Бүген Украинадагы, Сириядәге һәм башка илләрдәге хәлләр дә шуның бер дәлиле булып тора. Әле үткән гасырның 90нчы елларында Татарстан Язучылар берлеге рәисе булып эшләгән Ринат Мөхәммәдиев: “Татарның һәрберсенең хан буласы килә”, — дип әйткән иде. Шул мин-минлек безне харап итте дә инде. Иван Грозный заманнарында Казан, Себер, Кырым, Әстерхан ханнары берләшә алмагач, аларны берәм-берәм юк иттеләр. Шушы тарих сабакларыннан өйрәнеп булса да, милләтебезне саклап калу өчен уртак тел табарга өйрәнергә кирәк иде безгә. Читать полностью
Камышлыда якташыбыз күренекле татар шагыйре Әнвәр ДАВЫДОВның 95 яшьлегенә багышланган чаралар уздырылды
Самара төбәгендә профессиональ дәрәҗәдә иҗат иткән татар шагыйрьләре, язучылары күп түгел — Зыя Ярмәки, Халикъ Садри, Әнвәр Давыдов, Рөстәм Мингалим, Гакыйль Сәгыйров… Шуларның соңгысыннан кала барсы да Камышлыдан чыкканнар. Ә Әнвәр Давыдов — араларында аерым бер урын алып торучы шагыйрьләрнең берсе. Читать полностью
Кошки районының Яңа Җүрәй авылы кешеләре бик күңелле яшиләр. Биредәге Мәдәният йортында төрледән-төрле матур чаралар, бәйрәмнәр үткәрелеп тора. Менә мәдәният хезмәткәрләренә багышлап үткәрелгән “Аулак өй” бәйрәменә шушы өлкәдә хезмәт итүчеләр һәм авыл халкы җыелган иде.
Читать полностью
Круг обязанностей библиотек расширяется с учетом новых требований времени и запросов читателей. Помимо обеспечения населения Камышлинского района доступными и качественными информационными услугами, библиотечными работниками проводятся конкурсно-игровые мероприятия, мастер-классы, познавательные часы. К примеру, в Староермаковской сельской библиотеке нарабатываются новые формы общения, расширяются сферы сотрудничества библиотеки с другими заинтересованными учреждениями и организациями, проводятся различные творческие мероприятия, многие из которых проходят при участии представителей образовательного учреждения, мечети, клуба, социальной службы. Читать полностью
26 апрельдә шәһәребезнең Үзәк китапханәсендә Сызран татар милли-мәдәни автономиясе бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган кичә үткәрде.
Бу чарага әзерлек эшләре күптән алып барылганлыктан, нәтиҗәсе дә күренерлек булды. Өстәлдә — татар милли бизәкләре төшерелгән самовар, төрледән-төрле милли ризыклар, тәм-томнар. Читать полностью
Март ахырында Самараның Җәмигъ мәчетендә Усман Әбделкадыйр улы Әмировның истәлегенә уздырылган Хәтем мәҗлесе уйланырга мәҗбүр итте.
Усман абыйның хәләл җефете Зәйнәп ханым һәм аның балалары, туганнары әзерләгән бу мәҗлескә бихисап күп халык килгән иде. Ничек килмәсеннәр инде, аларның һәммәсенә дә бу дөньяда Усман әфәнденең яхшылыгы тигән бит. Читать полностью
Кызыл Яр районының Ялтай бистәсе мәчете имамы Сабирҗан ага Мәхмүтов һәм аның авылдашлары саланың зиратын тәрбиядә тотарга тырышалар. Соңгы елларда авыл тирәсендәге кыр-җирләрне шәхси куллар сатып ала башлагач, аны зурайтып калырга кирәк, дигән уй-фикергә килгәннәр алар. Бу ниятне башкарып чыгар өчен, имам һәм аның якыннары авыл халкы, түрәләр арасында зур аңлату эшләре алып барганнар. Нәтиҗәдә, зиратының мәйданы ике гектарга киңәйтелгән. 4 майда авылының зират коймасын тоту буенча өмә оештырылган.