Гаиләбездә зур шатлык — оныгыбыз Ләйсән Зарипова быел Самараның “Яктылык” татар мәктәбен алтын медальгә тәмамлап, үзе теләгән уку йортының бюджет урынына укырга керде.
Читать полностью
Олы йөрәкле кеше
Олыгайган көнеңдә үз гаиләңдә, балаларың тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яшәүдән дә зур бәхет юктыр ул. Ләкин бөтен кешенең дә язмышы бертөрле булмый шул, арабызда гомер көзләрен ялгызы каршылап, ярдәмгә мохтаҗ булучылар да бар. Читать полностью
Гакыйльгә дан
Шуннан да артык бәхет бармы?
Балыклы авылы хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткән ветераннар оешмасы җитәкчесе, авыл советы сәркатибе һәм авыл җирлеге җитәкчесе урынбасары булып эшләгән Камышлы районының Мактаулы гражданины Раил Вәли улы Вахитовның исемен төбәк тормышында якты эз калдырган, мактауга һәм хөрмәткә лаек шәхесләр арасында атыйлар. Тормыш аны нинди генә сынаулар алдына куйса да, Раил Вәли улы олы йөрәкле авыл баласы, оста куллы җир кешесе булып кала белгән. Читать полностью
Сиксән басмалы баскыч
Гали авылында яшәүче уңган, һәрьяклап булдыклы, тырыш, ярдәмчел, барлык чараларда катнашучы Әминә Миннап кызы Хәмидуллинага — 80 яшь! Читать полностью
“Яктылык” һәм “Ак калфак” бергә эшлиячәк
Шушы көннәрдә генә ТНВ-планета каналындагы «Татарлар» программасы Самара шәһәренең “Яктылык” татар мәктәбен уңышлы тәмамлаган укучылар турында Рәмис Сафинның репортажын күрсәттеләр. Ул Россиянең 100 иң яхшы мәктәбе исемлегенә керә бит. Гомумән, “Яктылык” турында сүз чыкса, соклануымны яшермим. Ул безнең горурлыгыбыз. Чөнки нинди генә зур шәһәрләр бар, анда никадәр күп татарлар яши, ә безнеке кебек татар мәктәпләре юк. Читать полностью
Этнография һәм туризм янәшә атларга тиеш
Июль ахырында Казанда анторпологлар һәм этнологлар конгрессы уздырылды. Форумга Россиянең төрле шәһәрләреннән, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән бик күп белгечләр җыелып килде. Самарадан исә өлкә хөкүмәте администрациясендә җәмәгать фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе Надежда Осипова, тарихи фәннәр докторлары, доцентлар Екатерина Ягафова һәм Тамара Ведерникова, сәяси фәннәр докторы, профессор Наталья Мухаметшина, тарихи фәннәр докторы, доцент, профессор, Идел-Урал палеоантропологик тикшеренүләр үзәге мөдире Александр Хохлов һәм башка дәрәҗәле белгечләрдән торган зур делегация барганнар иде. Мин, тарих фәннәре кандидаты Михаил Кржижевский да алар арасында идем. Читать полностью
Чишмә буенда Корбан ашы
Похвистнево районының Гали авылында Корбан гаетен изге Морат бабкай чишмәсе янында уздыру гадәте бар. Быел да шул урында зур дини бәйрәм булды. Ә нинди матур көнгә туры килде ул! Аллаһы Тәгаләнең бүләгедер инде. Читать полностью
Яшел тирәкләр бәхет теләсен
Камышлыны күптән күрмәгән кеше бу авылга кергәндә нык гаҗәпләнәчәк: уң якта, элек ташландык булган җирдә, төз тирәкләр шаулап утыра. Бу хәзер камышлылыларның ял итү урыны — биредә бәйрәмнәр, төрле спорт чаралары уздырыла. Моның өчен җирле халык Фәрид Зәйнуллинга рәхмәтле. Яшел аллея нәкъ аның инициативасы белән утыртылган бит. Читать полностью
Идеал Галәветдинов: «Тыныч йокла, Фатыйх абый»
Күренекле татар шагыйре, Бөек Ватан сугышында Кенигсберг (хәзерге Калининград) өлкәсендәге Багратионовск шәһәреннән ерак түгел җирләрне немец фашистларыннан азат иткәндә 1945 елның 19 февралендә батырларча һәлак булган Фатыйх Кәримнең тууына быел 110 ел тулды. Читать полностью
Әмин һәм аның командасы
Җәйге каникулларны Әмин авылда, әбисе янында үткәрә. Дус-ишләре дә аның кайтканын көтеп кенә торалар. Бергә балык тотарга, җиләк җыярга йөриләр, инеш буенда бәбкә саклыйлар. Ә кичләрен берәрсенең капка алдына җыелышып, ярты төнгә кадәр сөйләшеп утыралар. Читать полностью
Сынауларга бирешмәгән мәхәббәт
Ныклы гаилә – ир-ат өчен дә, хатын-кыз өчен дә җылы учак, илһам чыганагы ул. Халкыбыз озак еллар буе тату яшәгән кешеләрнең тормышын диңгез кичү белән тиңли. Киң дәрьяда җил-давыллар булмый калмый ул. Тик аларга каршы торырлык ир канаты, ә янәшәсендә акыллы, сабыр холыклы хатын-кыз булса, гаиләгә бернинди куркыныч та янамый. Һичшиксез, андый парлар янәшәбездә шактый күп.
Камышлы районының Иске Ярмәк авылында гомер итүче Таһир һәм Галимә Каюмовлар нәкъ шундыйлардан. 55 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер-берсенә терәк булып, бүген дә бик матур яшиләр алар. Читать полностью
Авыл “интеллигенты”
Әллә әтәч кычкыра инде? Кара, таң атып килә икән ич, көтү куарга соңга калмагае! Әнисә тиз генә торып киенде дә, чәй дә куймыйча, йортка чыкты. Көтү куып кайткач, Хәлиме белән бергә утырып эчәрләр әле. Читать полностью