Шөкер, андый туган бар. Бу көннәрдә генә Самара өлкәсе Камышлы районында булып кайттык. Әлифба авторы Сәләй Вагыйзов музеен булдыручы, аның якты истәлеген саклап, киләчәк буыннарга тапшыручы Нурания Абзалова белән күрештек. Чын мәгънәсендә бай ханым ул, рухы белән бай. Читать полностью
Пешка да корольгә мат ясый
Бүген шахмат уены кабат модага кереп бара. Аны хәтта мәктәп программасына кертү турында да сүзләр йөри. Бу гамәлгә ашырмы-юкмы, анысы әлегә билгесез. Ә менә балалар һәм яшүсмерләр өчен шахмат түгәрәкләре, клублар өлкәбездә артканнан арта бара. Камышлы районының Иске Ярмәк авылында да шундый түгәрәк эшләп тора. Аның җитәкчесе — тәҗрибәле шахматчы, бу спорт төре буенча Камышлы районы чемпионы Борис Камалетдинов. Читать полностью
Диләфрүз иҗаты, мәхәббәте һәм бәхете
10 — 15 ел элек “Бердәмлек” редакциясенә урта яшьләрдәге ханым килеп керде һәм: “Мин Мәскәү милли-мәдәни оешмасы каршында эшләп килүче “Диләфрүз” театры режиссеры һәм актрисасы Диләфрүз Дежурова булам. Танышырга, хәлегезне белергә кердем әле”, — дигәч, редакция хезмәткәрләре чәй өстәле корып, мөлаем ханым янына җыелдылар. Диләфрүз ханым үзенең тормыш иптәше, немец теленнән синхрон тәрҗемәче булып эшләүче Станислав Дежуров белән Идел буйлап сәяхәт итә икән. Самарада туктагач, татар җәмгыятен эзләп таба һәм безнең редакциягә дә сугыла. Шулай танышып киттек. Ул безгә Мәскәү татарлары тормышы, үзенең театры турында сөйләгән иде. Бәлкем, хөрмәтле газета укучыларыбыз аның турында язылган мәкаләне хәтерлиләрдер әле. Аны мәрхүм Исхак Апанаев язган иде.
Менә Диләфрүз ханым кабат безнең редакциядә кунакта. Олыгайган, әлбәттә, ләкин шундый ук мөлаем, ачык йөзле, гади һәм аралашучан. Читать полностью
Очрашулар, кавышулар, аерылу сагышлары…
Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучыларының уңышлары турында “Бердәмлек” газетасы даими язып тора. Шушы көннәрдә тагын бер шатлыклы хәбәр килеп иреште: алты укучы — Ләйсән Мөхетдинова, Гүзәлия Шәкүрова, Наилә Газизова, Алсу Гыйматдинова, Айдана Сыргак кызы һәм Ләйсән Зарипова мәктәпне алтын медальләргә тәмамлау бәхетенә ирешкәннәр. Быелгы чыгарылыш сыйныфы укучылары барысы да диярлек, Бердәм дәүләт имтиханнарында күп баллар җыеп, югары уку йортларының бюджет урыннарына укырга кергәннәр. Шушы көннәрдә алар шатлыклары белән уртаклашырга дип, мәктәпкә, укытучылары янына килделәр. Читать полностью
Картаюны сизмичә, яшәү дәрте сүнмичә
Июль ахырында Похвистнево районының Мәчәләй авылы Үзәк мәчете имамы Галиулла Мамышев өйлә намазы алдыннан Кара диңгез флотында хезмәт иткән диңгезчеләребезне — Дамир Нәүмәт улы Муратовны һәм Мөхәммәдрасих Хафиз улы Абушмановны котлады һәм матрос майкалары бүләк итте.
Читать полностью
Кино, футбол һәм дуслык
Җиләкле-чәчәкле җәй сизелми дә үтеп бара. Быел ул кояшлы, кызу көннәре белән бик иркәләмәде дә кебек. Шулай да аның гүзәл ямен, тәмен тоеп калырга тырыштык. Бигрәк тә балаларның җәйге ялы истә калырлык булгандыр, дип ышанасы килә. Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучыларының каникуллары күңелле һәм файдалы узган.
Тарихи мәчет өстендә ярымай балкый
Изге Корбан гаете алдыннан Самараның Тарихи мәчете гөмбәзенә ярымай куелды.
Тантанага дин әһелләре, мәхәллә халкы, мәртәбәле кунаклар килгән иде. Мөселманнарны бу истәлекле вакыйга белән Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин котлады. Читать полностью
Җүрәем, Җүрәем, хәлемне беләсең…
29 июльдә Гакыйль Сәгыйровның вафатына 10 ел тулды
Татарстанның Әхмәт районында туып, гомеренең зур өлешен Самара өлксенең Иске Җүрәй авылында үткәргән Гакыйль Сәгыйровның язмышында Николай Островскийның шушы сүзләре төп рольне уйнагандыр, мөгаен. Гакыйль, рус язучысы кебек, нерв системасының органик зәгыйфьләнүе нәтиҗәсендә, 17 яшеннән бер хәрәкәтсез түшәктә ятарга мәҗбүр була. Ләкин бирешми. Әнисе, туганнары, авылдашлары ярдәмендә белем ала, укый, яза, авызына каләм кабып, рәсем ясарга өйрәнә, үзенең язучы, шагыйрь, рәссам, Кеше булуын исбатлый… Читать полностью
Күңелләргә иман нуры иңсен / Самара многолюдно отметила Курбан-байрам
Узган якшәмбедә дин кардәшләребез Корбан гаетен бәйрәм иттеләр. Бу көнне өлкәбезнең бөтен мәхәлләләрендә дә бәйрәм рухы хөкем сөрде. Төп чара, гадәттәгечә, Самараның Җәмигъ мәчетендә узып, анда унбиш меңнән артык мөселман катнашты. Читать полностью
Башка һөнәр теләмим
27 июль - Сәүдә хезмәткәрләре көне
Бүген шәһәрләрдә, район үзәкләрендә адым саен супермаркет. Авылда яшәүче халык та интекми, кайберләрендә хәтта берничә кибет халыкны кирәк-ярак белән тәэмин итеп тора. Похвистнево районының Яңа Мансур авылында, мәсәлән, алар дүртәү. Берсе район кулланучылар җәмгыяте (РайПО) булса, өчесен шушы авылда туып-үскән эшмәкәр Хәбибулла Казаков тота.
Кара диңгез, ак дулкыннар
Җәй – иң яраткан, көтеп алынган ел фасылыдыр, мөгаен. Һәркем аның тәмен тоеп калырга, чираттагы ялын шушы айларга туры китерергә тырыша. Без газета укучыларыбыздан җәйге ялларын ничек үткәрүләре турында сораштык.
Читать полностью
Кечкенә Бозбашның олы җанлы кешеләре
Үткән атнада Камышлы районы, Бозбаш авылының 100 еллыгына багышланган Сабан туе уздырылды. Читать полностью
Сабантуйлар узып китте хатирәләр калдырып…
Җәй башы өлкә татарлары өчен иң кызу һәм шул ук вакытта күңелле вакыт булды. Чөнки күпчелек шәһәрләрдә һәм татар авылларында кыр батырларын зурлаган, милли җыр-биюләр, күңелле уеннар белән үрелеп барган Сабан туйлары гөрләде. Бу милли бәйрәмнәр чираты Похвистнево районында төгәлләнде. Читать полностью