Готовимся к Сабантую / Сабан туена әзерләнәбез

6a8ab0af8fddf8c812dcc292fa8f96cbПроведение в 2019 году Всероссийского сельского Сабантуя на самарской земле при поддержке областного правительства и соучастии Республики Татарстан станет еще одним толчком для упрочения конструктивных, взаимовыгодных связей между двумя регионами.

Очередное выездное совещание по вопросам подготовки к Всероссийскому сельскому Сабантую прошло в райцентре Камышла в минувший вторник под председательством вице-губернатора Самарской области — руководителя департамента по вопросам правопорядка и противодействия коррупции Самарской области Ю.А. Рожина с участием главы района Р.К. Багаутдинова.

Читать полностью

Мәчәләйлеләр булдыра!

Exif_JPEG_42014 – 16 майда Красный Яр районының “Надежда” базасында үткәрелгән Бөтен­россия инвалидлар турни­рында Похвистнево рай­онының Мәчәләй авылы инва­лидлар оешмасы әгъзалары Гайфетдин Канюкаев һәм Наил Булатов катнашып, икенче һәм өченче урыннарны яулап кайттылар. Читать полностью

Китаплар патшалыгы

Альфира (1)

Мәдәният йорты хезмәткәрләре Айсылу ӘМИРОВа (сулдан уңга),Айгөл Галиуллина  һәм Әлфирә Кәлимуллина мәктәп балалары белән.

Китап. Ул эзләнүчән кеше өчен гыйлем чишмәсе дә, ки­ңәшче дә, юлдаш та, тарихи әһәмиятен җуймаган серләр сандыгы да. Ә шушы серле сандык белән укучы арасында һәрвакыт китапханә һәм ки­тапханәче тора.

Камышлы районының Иске Ярмәк авыл китапханәсеннән укучылар беркайчан да өзелми. Менә шаулап-гөрләп мәктәп укучылары килеп керә дә программа буенча кирәкле китапларны җыеп китә, менә инде өлкән яшьтәге апа-абыйлар газета-журналлар сорап килгәннәр, менә яшь-җилкәнчекләр, гадәттә, оялып кына, мәхәббәт турында языл­ган романнар эзлиләр… Һәр китапның үз укучысы бар бит… Читать полностью

Якты булсын сезнең киләчәк!

tJ78bXKYqyYМай ахыры. Мәктәпләрдә кабат соңгы кыңгырау чыңы ишетелә. Әле генә уку елы башланган иде, менә ахыргы көне дә килеп җиткән. Самараның “Яктылык” татар мәктәбен тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучылары 11 ел гомерләренең тиз үтүенә никтер бик гаҗәпләнделәр. Моның серен олылар гына белә — дуслар һәм теләктәшләр, үз балалары кебек яраткан укытучылар, күңелле чаралар һәм вакыйгаларга бай булган мәктәп еллары да, гомумән, бөтен тормыш та, шулай сизелмичә генә үтә шул. Читать полностью

Шаян һәм тапкыр яктылыклылар

Айнур Гыйматдинов (сулдан уңга), Рәшит Сафин, Камил Залятдинов, Ләйсән Латыйпова.

Айнур Гыйматдинов (сулдан уңга), Рәшит Сафин, Камил Залятдинов, Ләйсән Латыйпова.

Апрельдә Казанда “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” фести­вале үткәрелгән иде. Самара яшьләрен бу чарада “Яктылык” татар мәктәбе укучылары тәкъдим итте. Читать полностью

Ветераннар алдында баш иябез!

гыйззатовҺәр елны, Бөек  Җиңү көне алдыннан, Самара шәһәр ок­ругы Думасы депутаты Риф­кать Хуҗин сугыш һәм тыл ветераннарының өйләренә ба­рып, һәрберсен бәйрәм бе­лән котлап йөри. Быел да ул Самараның Киров районында яшәүче унлап ветеранга бү­ләкләр тапшырды, Бөек Җи­ңүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Читать полностью

Гали авылы тарихы кайда саклана?

музейҮткәннәрне белмичә, ки­ләчәккә бару түгел, аны күзал­лау да кыендыр. Һәр яңа буын кешеләре, үз-үзләрен аңлап белә башлагач та, туган ягының тарихы белән кызыксына. Үзенең нәсел-нәсәбе кемнәргә барып тоташа, шушы авылда яшәгән кешеләр нинди батырлыклар эшләгәннәр, нинди хезмәттә дан тотканнар, кем һәм кайчан бу якларга килеп урнашкан һәм беренче нигезне салган? Шуңа да истәлекләрне, тарихны саклаучы музейлар гаять зур әһәмияткә ия. Читать полностью

Күперләр саклаучы кыз

5c88fe27527d5Безнең Совет Нурлаты авылы Татарстанның Нурлат шәһәреннән ерак түгел. Кирәк булганда, без базарга Челно-Вершины ягына түгел, Нурлатка баруны кулай күрәбез. Шулай йөри торгач, яңа танышлар да табыла бит инде. Шундыйларның берсе — керәшен милләтендәге Таисә Павел кызы Петрова. Безнең өлкә кешесе булмаса да, “Бердәмлек”кә аның турыда язарга булдым әле. Читать полностью

Әтием төшкә керде

img_239189_49744Бүген мин бик еладым, чөн­ки әтиемне төшемдә күрдем. Ул сугышта вакытта алдыма куйган ашымны да ашап бетермичә, әтигә калсын дип, плитәгә куя идем. Шул вакытта да юксындым аны, хәзер дә сагынам. Читать полностью

Бәхет ачкычын үзе койган

Зайтуна апа

Зәйтүнә апа Госамова.

Бөек Ватан сугышы чоры кешеләренең түземлегенә, сабырлыгына, ихтыяр көченә гаҗәпләнеп тә, сокланып та бетеп булмый. Әллә шул дәһшәтле елларның михнәтләре чыныктырганмы, яшәүнең һәр мизгелен кадерләргә өйрәткәнме? Ач-ялангач, нужа күреп үссәләр дә, бу дөньяда үз урыннарын табып, бүгенге көндә дә якты дөньяга куанып яшәүчеләрне беләбез. Читать полностью

Татар каны ага аның тамырында

Александр МатросовШакирҗан Юныс улы Мө­хәммәтҗановның ничек Александр Матвеевич Мат­росовка әверелүе турында

Советлар Союзында мил­ләтләр дуслыгы сәясәтен һәрвакыт алга сөреп, 15 милли республиканың, авто­но­мияләрнең дус яшәве турында сөйләп торалар иде. Радиода – төрле милләт халыклары җырлары, сәхнәләрдә – милли биюләр, мәктәпләрдә ана телләрендә укыту барыбызны да Советлар Союзының бөек ил булуына инандырды. Бу, асылда, туган илебезгә карата патриотизм хисләре тәрбияләде һәм Бөек Ватан сугышы вакытында бөтен халык та, бер булып, Ватанын дошманнан сак­лауга күтәрелде. Читать полностью

Илле бишне — бишлегә!

Идеал абыйБердәмлек газе­тасының беренче хез­мәт­кәрләре арасында булган Идеал Галәүт­динов һәм җефете Таисә апа 13 майда зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтәләр. Редакция хезмәткәрләре аларны шушы юбилей белән котлап, бәхетле тормыш серләре белән уртаклашуларын соралды. Читать полностью

Монголия чүлләре аша

Сираев 2Яз җиттеме, сугышта кат­нашкан таныш-белешләремне барлый башлыйм. Бусы су­гыштан кайтмады, бусы яра­ланып кайтып, озак яшә­мәде, бусы шактый ук яшәп, картаеп вафат булды… Ту­ган­нарымнан бер Мәсгуть Си­раҗетдин улы Сираев кы­на сау-сәламәт. Манчжурия тау­лары, Монголия чүлләре дә аңа зыян итә алмады. Читать полностью